Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Коронавирус турында яңадан-яңа хәбәрләр тарала

Казанда авыру җиде кешедә табылган. Хәзер алар республика клиник хастаханәсендә дәвалана, авырулары җиңел формада үтә.

«Роспотребнадзор» начальнигы Рөстәм Изиятуллин әйтүенчә, хәзерге вакытта коронавирус теркәлгән илләрдән кайткан 700ләп түбәнкамалы өйләрендә карантинда утыра. Әгәр дә мондый кешенең бер сәбәпсез урамга чыгуы билгеле булса, аңа штраф, хәтта биш елга кадәр рәшәткә артына эләгү яный.

«Кайнар линия» «Шәфкатьлелек» үзәгендә ялгыз пенсионерлар өчен дә ачылган. Мондый чара аларны кеше күп булган урыннарга барудан саклау, сәламәтлекләрен кайгырту йөзеннән күрелә. 8(555)36-75-49 номерына шалтыратып, хезмәткәрләрдән кибеттән азык-төлек алып кайтуларын, торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрен сорарга мөмкин.

Коронавирус белән бәйле сораулар туса, «Роспотребнадзор»ның «кайнар линия»сенә 8-800-222-59-00, 8(843)296-02-24, 8(8555)41-54-14 номерларына шалтыратып хәбәр итәргә кирәк.

Чит илгә путевка алып, китә алмыйча калучылар сорауларын дүшәмбе-җомга көннәрендә 8(843)222-90-31 (9.00-18.00 сәгатьтә); 8-915-117-04-51 (10.00-19.00 сәгатьтә); 8(499)678-12-03 (тәүлек дәвамында) номерына шалтыратып, җиткерә ала.

Республикада, шул исәптән шәһәребездә, барлык күңел ачу үзәкләре, кинотеатрлар ябылачак, мәчетләрдә җәмәгать намазлары укылмый, дәресләр вакытлыча туктатылган. Мәктәпләр дистанцион укуга күчәчәкләре турында хәбәр иттеләр. Киңәшмәләр, шул исәптән, шәһәр һәм район җитәкчеләренең дүшәмбе киңәшмәләре дә хәзер онлайн форматында уза.

Өйләнешүче парлар исә ЗАГСтагы тантаналарга, иң күп дигәндә, җиде кеше генә чакыра ала.

Даруханәләрдә маскалар әле дә җитми. Шуңа күрә шәһәребезнең күп профильле көллият студентлары практика вакытында 5 меңләп маска тегәрләр дип көтелә. Өстәвенә, Кытайдагы Мэйшань тугандаш шәһәре, ярдәм йөзеннән, Түбән Камага 5 мең данә медицина маскасы җибәрәчәк.

Шәһәрдәге ашыгыч медицина ярдәме станциясе бригадалары да барлык кирәкле әйберләр – махсус костюм (халат, респиратор, бахиллалар, перчаткалар), коронавирус анализын алыр өчен пробиркалар белән тәэмин ителгән.

Алай да, галимнәр фикеренчә, коронавирус белән авыручылар саны майда кимиячәк, июньдә исә чир бөтенләй юкка чыгарга мөмкин. Дөрес, беркем дә гарантия бирми, әмма өметләндергәч тә, рәхмәт. Татарстанда исә коронавируска бирешмәскә әйдәүче «Елмай» акциясе игълан ителде. Фотоларны «ВКонтакте» һәм «Инстаграм» челтәрләренә урнаштыралар.

Фото pixabay.com сайтыннан.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев