Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Китапка хөрмәт уятып

Римма Хәсәнова – Түбән Кама үзәкләштерелгән китапханәләр системасы балалар белән эшләү буенча директор урынбасары. Гомеренең 40 елын китапханәче һөнәренә багышлаган фидакарь шәхес. Аның тырыш хезмәте нәтиҗәсендә республика күләмендә үткәрелгән бәйгеләрдә катнашкан шәһәр һәм авыл китапханәләре дистәләгән еллар буе призлы урыннар яулап килә. Эшләгән эшнең нәтиҗәсен күрсәләр дә рәхәт бит. Күпсанлы Мактау грамоталары, «Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен» күкрәк билгесе – аның нәтиҗәле хезмәтен югары бәяләү. Быел Римма Барый кызы өчен икеләтә шатлык булды: үзенең гомер бәйрәме – юбилей көннәрендә «Татарстан республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исем бирелде.

Римма Барыевна тумышы белән Актаныш якларыннан. Әтисе Барый абый – бухгалтер, әнисе Һәдия апа – укытучы, авылның абруйлы кешеләре. Авыл кешесенең эше тавык та чүпләп бетерә алмаслык бит. Әле аның өстенә, авыл интелегенциясенә җәмәгать эшләрен дә өстиләр. «Дәүләт эшеннән кайтуга, әти тышта хуҗалык эшләрен башкара, ашарга пешергән арада әни төрле чараларга сценарийлар яза, ни арададыр безгә, алты сабыена бияләй-оекбаш та бәйләргә өлгерә иде», – дип зур ихтирам белән искә ала әти-әнисен.
Мәктәпне тәмамлагач, Минзәлә педучилищесына укырга керә. Аны тәмамлап, мәктәптә 3 ел балаларга белем бирә. Бәлки алга таба да укытуын дәвам иткән булыр иде, тик язмыш аны күрше авыл егете Әнис белән таныштыра һәм кавыштыра. Сөйгәненә кияүгә чыгып, яшь гаилә Түбән Кама каласына күчеп килә.
Казан дәүләт мәдәният институтын тәмамлагач, ул китапханәдә башта балалар белән эшләү буенча методист, аннан директор урынбасары булып эшли башлый.
Римма ханым тирән белемле, итагатьле, иҗади эзләнүчән, зыялы, таләпчән, хезмәтенә карата бик тә җаваплы, яңача эшләү алымнарын тиз арада үзләштереп ала, тәҗрибәле һәм гадел – болар барысы да аңа шәһәрдә һәм районда яшәүче балаларга китапханә хезмәте күрсәтүнең иң катлаулы мәсъәләләрен хәл итәргә мөмкинлек бирә. «Китапханәче барын да белергә, үз эшен яратып башкарырга, хезмәттәшләренә хөрмәт белән карарга тиеш. Ә балалар китапханәсендә, беренче чиратта балаларны яратырга, аларның педагогик-психологик үзенчәлекләрен искә алып эшләргә кирәк» – ди ул.
2017 елда шәһәребезнең балалар үзәк китапханәсе төзекләндерелгән һәм тулаем үзгәртелгән яңа бинага күчерелә. «Апуш» дигән матур исем бирелә. Күпсанлы яңа компьютерлар һәм башка җиһаз-аппаратура, Wi-Fi, 70 балага көйләнгән уку урыннары,нәниләрнең уйлау сәләтен үстерүгә юнәлдерелгән уеннар – барысы да китапханәгә җәлеп итү максатыннан эшләнә.
Китапханә үз эшен яңа форматта оештырып эшли башлый. Яшь аерымлыкларына карап махсус уку залларында «Китап белән үсәбез», «Барысын да белергә телим», «Яшүсмер. Уку. Уңыш» дигән комплекслы эш программалары тормышка ашырыла.
Мәктәпләр, балалар бакчалары белән тыгыз элемтәдә тора «Апуш» китапханәсе. 2, 6, 8, 34, 36, 37 нче мәктәпләр, 1нче, 2нче татар гимназияләре укучылары – китапханәнең даими кунаклары.
Әнә бит, укый белмәгән балаларны да китапханәгә тартып, алар белән нинди генә чаралар үткәрмиләр. Һәр шимбә, якшәмбе көнне нәниләрне әти-әниләре белән китапханәгә чакырып, кызыклы чаралар уздырыла. Алар белән китап укыйлар, дидактик һәм сюжетлы уеннар уйныйлар, мультфильмнар карыйлар, музыка тыңлыйлар һәм рәсем ясарга өйрәтәләр. Бу чаралар икесе дә көндезге унбердә уздырыла. Аларның максаты: балаларда һәм аларның әти-әниләрендә китапка мәхәббәт уяту, балаларның рухи һәм иҗади сәләтен үстерү.
Тагын бер яңалык: айга ике мәртәбә «Школа родительской любви» эшләп килә «Апуш»та. Монда әти-әниләрне балалар белән уртак тел табарга, бала тәрбияләүдә ялгышлыклар булмас өчен нишләргә кирәклеген уртага салып сөйләшәләр. Очрашуга балалар үзәк шифаханәсеннән педиатрлар, психологлар килә.
Каршыларында урнашкан Тукай паркында җәйге сезонда һәр чәршәмбе саен, көннәр суыткач, айга бер «Хәерле көн, балачак» программасы нигезендә төрле күңел ачу чаралары уздырылып килә.
«Китаплы веранда»,«Апуш» кунакка бара» проекты кысаларында китапханәдән ерак булган балалар бакчаларында мәдәни-тәрбия сәгатьләре үткәрелә.
Бу алда санап кителгән бар мероприятиеләр дә китап белән, китапка мәхәббәт уятуга бәйле. Китапханәчеләр китап биреп кенә утырмый, аларның эше күп кырлы. Хезмәткәрләр чор белән бергә атлый, гел эзләнүдә, яңалык ачуда. Тырышлыклары бушка китми, «Апуш» балалар китапханәсе республикабызда уздырылган күп кенә конкурслар җиңүчесе. «Иҗади эзләнү» республика конкурсында җиңеп, лауреат исеме ала, «Ел китапханәсе» бәйгесендә беренче урынны яулый. Ә быел «Татнефть» компаниясенең «Тарихи мирасны саклау» номинациясендә җиңеп 146 мең сумлык грантына ия була. Болар барысы да Римма Барый кызы җитәкчелегендәге коллективның тырыш эш нәтиҗәсе.
44 китапханәне берләштергән системада балаларга заманча китапханә хезмәте күрсәтүгә ул аеруча игътибар итә. Китапханәчеләрнең һөнәри осталыкларын үстерү, авыл һәм шәһәр китапханәләренә дә яңа эш алымнары кертү максатыннан семинар, уку-киңәшмәләр оештыра. Кул астында эшләүчеләр белән аралашып, яңа эшли башлаганнарына ярдәмләшеп, үзара дус-тату яши коллектив.
Римма Хәсәновага әнисеннән күчкән иҗат эше дә күңеленә якын. Ул төрле чараларга сценарийлар да яза, бик теләп язучылар белән очрашулар да оештыра. Ул төзегән методик кулланмалар, үрнәк эш алымы буларак, республика китапханәләренә тәкъдим ителә. Ул бүген дә сафта, үз эшен яратып, иҗади проектлары, алга куелган планнары белән янып хезмәт итә.
Римма Хәсәнова ире Әнис белән ике ул тәрбияләп үстерәләр. Балаларың, оныгың сине яратып, «Әнием, дәү әнием» – дип кадерләп, хөрмәтләп тора, эшеңдә дә сине бәялиләр, якын күрәләр икән – бәхет шушы түгелмени?..
Илһамия ГАФФАРОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев