Китап күңел үстерә
Шушы көннәрдә, районыбызның Красный Ключ бистәсендәге төзекләндерүдән соң ишекләрен ачкан «Мирас» мәдәният йортында күренекле якташыбыз, халык шагыйре һәм язучы, Габдулла Тукай бүләге иясе, җәмәгать эшлеклесе Разил Исмәгыйль улы Вәлиевнең Татарстан мәдәният министрлыгы һәм «ТАТМЕДИА» массакүләм коммуникация агентлыгы гамәлгә куеп, республиканың Милли китапханәсе тарафыннан оештырылучы «Ел китабы-2017» бәйгесенә кертелгән китапларын тәкъдим итү чарасы узды.
Әлеге чара өчен шәһәребезнең Кол Гали исемендәге милли китапханә хезмәткәрләре тарафыннан «Разил Вәлиев: еллар аша сөйләшү» дип исемләнгән бай эчтәлекле күргәзмә оештырылды. Кичәдә якташыбыз үзе дә катнашты һәм бәйгегә тәкъдим ителгән китаплары турында сөйләде. «Гади укучы фикеренә таянып үткәрелгән конкурста катнашу – язучы өчен зур мәртәбә. Аның гади дипломын да каләм ияләре зур бүләк итеп кабул итә, чөнки «Ел китабы» бәйгесе – халыкның әдипкә биргән иң зур бәясе», – дип әлеге бәйгегә зур өметләр баглавын әйтте шагыйрь. Әлеге чараның бик популяр булуын һәм менә инде 33 ел дәвамында зур уңыш белән баруын һәм бу бәйгене оештыруда үзенең дә өлеше булуы белән горурлануын сөйләде.
Быелгы конкурста катнашучы китапларының беренчесе – аның 70 яшьлек юбилее уңаеннан дөнья күргән, әсәрләренең дә иң-иңнәрен эченә алган, бик матур фотолар белән баетылган, күренекле җәмәгать эшлеклеләренең һәм әдәбият галимнәренең аның иҗатына багышланган әтрафлы язмаларын, якташыбызны фидакарь шәхес, киң кырлы дәүләт эшлеклесе буларак ачкан мәкаләләр белән баетылган басма – «Разил Вәлиев. Истәлек-хатирәләр. Әдәби сәхифәләр, шигырьләр» – Татарстан китап нәшриятендә 2017 елда дөнья күргән китабы. Очрашу барышында китаптан шигырьләр, аның сүзләренә язылып, әлеге басмада урын алган җырлары башкарылды һәм залда утыручыларның күңелләрен кузгаткан «Әнкәйгә хат» нәсереннән өзек укылды. «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен...» конкурсында 1 нче урынны яулаган Шәңгәлче авылы мәктәбе укучысы Зилә Гыйләҗетдинова укуында яңгыраган әлеге әсәрне язучыбыз залда утырган барлык әниләргә-әбиләргә багышлады.
Язучының бәйгедә катнашучы «Яза торган аяк. Сулагай кеше мәзәкләре» (Казан, 2017) китабыннан Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры артисты Алмаз Хөсәенов тәкъдим иткән берничә мәзәкне тыңлап, залга җыелган китап сөючеләр рәхәтләнеп көлештеләр. Чынлап та, мәзәк әллә каян килеп чыкмый, ә үзебез яшәгән мохиттән алынып тарала, бары аны тыңлый һәм югалтмыйча саклый белергә генә кирәк икән бит. Гомумән, китапка кергән һәр мәзәк елмаю уята һәм ял вакытларында рәхәтләнеп укып ләззәт алырлык.
Якташыбызның бөтен укучы тарафыннан яратып кабул ителгән «Шагыйрь» шигыре («Йә дөньяны үзгәртәм мин бүген, йә булмаса, үзем үзгәрәм...» шигыре, исегезгә төштеме?) 53 телгә тәрҗемә ителгән икән. Аның барысын бергә туплап аерым бер китап итеп, Казанның «Мәгариф-Вакыт» басмаханәсендә бастырып та чыгарганнар. Разил Исмәгыйлевич сүзне дөресләп, китап дөнья күргәч, тагын тәрҗемәләр ясалуын һәм тәрҗемәләрнең 90 телгә якынлашуын әйтеп, без – укучыларны сокландырды.
Ә шигырьнең корея теленә тәрҗемәсен Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә хезмәткәре, корея телендәге әдәбият белән эшләү тәҗрибәсе булган Вероника Касаткина укуында тыңладык.
Һәвәскәр композитор һәм башкаручы Илгиз Сафиуллин башкаруында яңгыраган, Разил Вәлиев шигыренә язылган «Бәхетем ачкычы» җыры әле беренче тапкыр яңгырап, без – тамашачыларны гына түгел, Разил абыйның үзен дә шатландырды.
Әдипнең «Сайланма әсәрләр»ен (Казан: «Хәтер», 2017 ел) конкурска Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән. Укучы өчен иң әһәмиятлесе – аны шагыйрь, язучы, җырлар авторы, прозаик, драматург, тәрҗемәче, сәясәтче буларак ачучы әсәрләреннән хрестоматик өзекләр бирелү. Әлеге китаптан якташыбыз, тыныч көннәрдә Александр Матросов батырлыгын кабатлап, гәүдәсе белән шартлыйсы гранатаны каплап, үз гомере бәрабәренә, иптәшләрен, сугышчан командирларны үлемнән саклап калган шәһәрдәшебез – 19 яшьлек Рифкать Миргазизов батырлыгына багышлап язылган «Яшисе килә» повестеннән өзекне тыңлап, укучылар бер тетрәнсә, әсәрнең бүгенге көн өчен бик тә актуаль булуы-патриотик тәрбия үрнәге буларак кыйммәте бәяләнде.
Чараның эчтәлеген библиограф Вәсилә Тараканова тарафыннан эшләнгән видеопрезентация баетты.
Сәгатьттән артык барган очрашу, тәкъдим итү кичәсе сизелми дә, бер тында үтеп китте. Бер очрашу кичәсе кысаларында гына без мөхтәрәм шәхесебез – талантлы якташыбыз, зур әдип хакында уннан берен дә бәян итеп бетерә алмадык, ә бәлки, бу алай ук мөһим дә түгелдер, чөнки тормыш дәвам итә, алга таба мондый очрашулар әле бик күп булыр, ә хәзергә без якташыбыз Разил Исмәгыйль улына мәртәбәле бәйгедә җиңүләр телибез.
Гүзәлия ГЫЙБАДУЛЛИНА, Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев