Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Киңәшләштеләр, исәп тоттылар

Ведомствоара комиссиядә инвалид балалар белән бәйле мәсьәләләр турында сөйләштеләр. Анда шәһәр, мәгариф, социаль яклау, сәламәтлек саклау тармаклары җитәкчеләре катнашты.

Баш балалар табибы Равил Хәмидуллин әйтүенчә, Түбән Камадагы инвалид балаларның 500 е – соматик һәм 250се психоневрология авырулары буенча исәптә тора. Нигездә, бу 5-14 яшьлек балалар. Беренче урында нерв системасы авырулары – 30 процент, икенче урында – тумыштан килгән авырулар һәм өченче урында – күз белән бәйле булганнары. Сүз уңаеннан, 2000 еллар башында күпчелек тумыштан килгән чирләр өстенлек иткән. 10 ел эчендә туачак сабыйга инвалидлык янау куркынычы булган 216 йөклелек өзелгән. Шуңа күрә профилактика чараларын әле йөккә узганчы ук күрергә кирәк. 
Ведомствоара комиссиядә башка мәсьәләләр дә күтәрелде. Мәсәлән, башлангыч мәктәп һәм балалар бакчасы укытучылары начар күрүче балалар өчен үзләрендә офтальмолог булмавыннан зарланды. Шуңа күрә балалар медицина тикшерүен уза алмаган. Нәтиҗәдә, учреждениегә табиб балалар хастаханәсеннән киләчәк, дип сөйләштеләр.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев