Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Киләчәктә дә бергә булырга язсын!

НТР телерадиокомпаниясе игълан иткән акция ахырына якынлашты. Шушы көннәрдә редакциягә «ПЖКХ-17» идарәче компания вәкилләре балалар йортында тәрбияләнүче 10 балага бүләкләр алып килде. Табиблар, «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле артистлары да елдагыча читтә калмады.

2 нче, 24 нче лицей укучылары да бу акциядә беренче ел гына катнашмый. 32 нче гимназия «адреслы» бүләкләр әзерләгән – мохтаҗ балаларга укучылар лего, хоккей кәшәкәләре һәм янгын сүндерү машинасы уенчыгы алып килделәр. 37 нче мәктәп балалары 8 яшьлек Феодора исемле кызга роликлы тимераяк бүләк итәргә булды. 83 нче, 40 нчы, 66 нчы балалар бакчалары нәниләре дә хәйрия эшендә актив катнаштылар. Кечкенәдән үк мәрхәмәтлелеккә өйрәтүче әти-әниләргә, тәрбиячеләренә зур рәхмәтебезне җиткерәсе килә. Могҗизаны зурлар да, кечкенәләр дә эшли ала, ә «Балкыш», балалар йорты, авыр хәлдә калган гаиләләрдәге балалар, хәтта ветераннар аны түземсезләнеп көтә.
НТР Кыш бабае һәм Кар кызы җыелган бүләкләрне тарата да башладылар. Беренче тукталыш – «Балкыш» приюты. 56 бала бәйрәмгә ныклап әзерләнгәннәр, тылсымчы бабайга шигырьләр дә сөйләделәр, җырладылар да, чыршы тирәли әйләнделәр дә. Беркем бүләксез калмады, билгеле, Кыш бабай түбәнкамалылар алып килгән күчтәнәчләрне таратты. Хыяллары тормышка ашкан балалар шатлыкларының, чиге булмады.
Ветераннар йортында гомер итүче ялгыз пенсионерларга тәм-томнар өләшкәннәр. 73 әби һәм бабай кунакларны куанып каршы алган: кем шигырь сөйләде, кем матур теләкләрен җиткерде. Инвалид балалар, «Веста» үзәге балалары, күпбалалы гаиләләр – Кыш бабай беркемне дә бүләксез калдырмады. Кая гына барса да, бәхет-шатлык, уен-көлке, бүләкләр таратты. Соңгы тукталыш шимбә көнне Балалар йортында булачак.
Хөрмәтле түбәнкамалылар! 11 нче ел рәттән барган бу акциядә катнашып, мохтаҗларга бәйрәм бүләк иткәнегез өчен, рәхмәтебезне җиткерәбез. Киләсе елда да бергә булырга язсын!

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев