Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Киләчәге өметле, диләр

Киләсе елның апрелендә Түбән Камада экоагропарк ачылачак. Ачылачак дип, ул инде күптән сафка басып, актив эшләргә тиеш иде... Тик, нишләптер, фермерлар зур, иркен бинага кереп сәүдә итәргә ашыкмыйлар.

– Мәйданы 7000 квадрат метр тәшкил иткән бу бинаны шәһәр сатып алды, Казан белгечләре проекты нигезендә аны тулысынча үзгәрттек, сәүдә итү өчен уңайлы шартлар тудырдык. Җирле җитештерүчеләргә уңышларын сатар өчен менә дигән урын булачак, - диде Радмир Беляев.
Экоагропарк үзәк базар артында «Актүбә» автобус тукталышы каршында урнашкан. Анда балык, ит, бал, яшелчә, сөт, сыр, ярма һ.б. сатылачак, шунда ук лаборатория урнашачак. Камыр ризыклары пешереп сату белән пешекчеләр әле осталык дәресләре күрсәтәчәк Һәр сатучыга 40 квадрат метрлык аерым павильон ясалган. Иң мөһиме – аренда түләве башка урыннарга караганда кимрәк булыр, диләр. Шулай ук машина кую урыны да каралган, тукталыш павильоны да куелачак. Уңышыгызны шунда сатарга теләсәгез, алдан 8-917-233-17-92 номеры буенча язылырга кирәк булыр.
Шәһәр җитәкчелеге уңайлы шартлар сатучыларны да, сатып алучыларны да җәлеп итәчәк дип ышана. Аннары, киләсе елда Көньяк урамында һәм «Комета» базарында ярминкәләр оештырылмаячак.
Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев