Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Хәстәрен алдан күрәләр

Түбән Каманың балалар сәламәтләндерү-ял лагерьлары 6,5 меңнән артык баланы кабул итәргә әзер.

Лагерьлардагы корылмаларны СанПиН һәм дәүләт янгын күзәтчелеге таләпләренә туры килерлек итеп әзерлиләр. Ял сезоны ачылганчы, барлык ремонт эшләре төгәлләнәчәк, коммуникация системалары җентекле тикшерү узачак. Бу турыда җитәкчеләрнең дүшәмбе киңәшмәсендә яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе начальнигы Александр Данилов мәгълүмат бирде. 
Хәзерге вакытта биналарда, ашханәләрдә һәм лагерь яны территориясендә дератизация үткәрелгән, урман бетенә һәм кимерүчеләргә каршы эшкәртелгән. Барлык шундый чараларга «Кама» лагерена – 196695 сум, «Зәңгәр күл»гә  – 91419 сум, «Заря»га 172860 сум акча бүлеп бирелгән.
Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен, балаларның җәйге ялы оештырыла торган барлык учреждениеләрдә янгынга каршы «Стрелец-Мониторинг» һәм АПС системалары урнаштырылган.
«Юность» лагереның 4 нче бинасына ремонт ясалган. Анда идән капламы алыштырылган һәм стеналары яңартылган («Түбән Кама Нефтехим» төзекләндерү өчен 1,5 миллион сум акча бүлеп биргән). «Кама» лагере ашханәсендә 9,5 миллион сумга тәрәзәләр һәм бүлмә ишекләре, идән капламы һәм яктырту системасы алмаштырылган, түшәмгә ремонт ясалган, стеналары буялган. Шулай ук 2 санузелга ремонт үткәрелгән. Ике йокы корпусында 8 санузел алмаштырылган. Шул исәптән, мебель һәм башка җиһазлар сатып алынган, тирәлекне төзекләндерү һәм яшелләндерү эшләре башкарылган.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев