Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Хезмәт хакы күләме турында сорамаячаклар

2020 елның октябрендә Түбән Кама Бөтенроссия халык санын исәпкә алуда катнашачак. Быел исә теләгән һәркем «Дәүләт хезмәтләре» порталында үзе турында мәгълүматны калдыра ала.

Хөкүмәт исә махсус бланкларны рәсмиләштергән. Илдә даими рәвештә яшәүчеләргә 30 сорау бирәчәкләр, шулар арасында: җенес, яшь, гражданлык, туу урыны, балалар саны, торак шартлары һ.б. Илдә вакытлыча яшәүче чит ил кешеләре нибары җиде сорауга (үзләре даими торган ил, Россиягә килүнең максаты һ.б.) җавап бирәчәк.
Халыктан нинди телләрне белүләрен генә түгел, көндәлек тормышта кайсыларыннан файдалануларын да сораячаклар. Әлеге мәгълүмат белем бирү программаларының нәтиҗәлелеген, милли мәктәпләрнең ихтыяҗын ачыкларга, мәдәнияткә ярдәм итүдә юнәлешләрне билгеләргә мөмкинлек тудырачак.
Бланкта хезмәт хакы күләме турында сорау юк. Статистикларны кешенең нинди акчага яшәве (мәсәлән, эш хакынамы, пенсиягәме, үз мәшгуль буларак хезмәт хакынамы) кызыксындыра.
Үзгәрешләр шулай ук «Белем» өлешендә дә бар. Анда «мәктәпкәчә белем» дигән графа булачак, ә «урта белем» дигәне «квалификацияле эшче, хезмәтче» һәм «урта звенолы белгеч» дигәннәренә аерыла. Югары белем шулай ук закон кушканча – «бакалавриат», «специалитет», «магистратура» була.
Игътибар! Халык санын исәпкә алучылар махсус киемнән булачак, алар сезгә таныклыкларын да күрсәтергә тиеш.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев