Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ХӘБӘРЛӘР

Кыскача яңалыклар

Сорауларыгыз булса

Татарстан Республикасы буенча баш федераль инспекторының Түбән Камадагы җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә халык сорауларына түбәндәге белгечләр җавап бирәчәк:
– 20 ноябрь көнне 15 сәгатьтә – суд приставлары хезмәте бүлекләре җитәкчеләре Сергей Шадрин һәм Руфат Ярмөхәммәтов;
– 21 ноябрьдә 15 сәгатьтә – социаль иминият фондының Түбән Кама филиалы җитәкчесе Наталья Тарасова, муниципаль район баш санитар табибы Рөстәм Изиятуллин.
Алдан 36-05-62 телефоны буенча язылырга мөмкин.

Халыкны кабул итә

20 ноябрь кичке дүрттән Түбән Кама муниципаль районы Иҗтимагый совет әгъзасы, «Ковер» яшьләр үзәгенең сәнгать җитәкчесе Юлия Большакова халыкны кабул итә.
Әгәр сезнең социаль өлкәгә караган сорауларыгыз булса, җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсенә (Актүбә ур., 6 йорт, 111 кабинет) мөрәҗәгать итә аласыз. Тик, 42-40-11, 43-08-15 телефоннары буенча алдан язылып куярга кирәк.

Терекөмешле лампалар табылган

«Халык контроле» порталына шул хакта хәбәр килгән.
Бер түбәнкамалы үзе яшәгән йорттан ерак түгел Химиклар урамындагы 51А йорт янәшәсендә ташландык терекөмешле лампалар табылуы хакында язган. Янәшәдә балалар бакчасы да урнашкан, дип борчыла ул. Хәбәр тиешле органнарга җиткерелгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев