Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ХӘБӘРЛӘР

Кыскача яңалыклар

Зур юбилей

Түбән Камада героик-ватанпәрвәрлек айлыгы старт алды, ә 29 гыйнварда «Җиңү бәйрәменә – 100 көн» гомумрайон акциясе башланачак.
Акцияләрдә белем бирү һәм мәдәният учреждениеләре, шәһәрдәшләр, райондашлар катнашыр дип көтелә. Бу вакыт эчендә Түбән Камада Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган күп кенә чаралар узачак.

Татарстанда иң яхшысы

Түбән Кама шәһәре хәрби комиссары Фәрид Миңгәрәев Россиянең Хәрби көчләре Генераль штабы начальнигы Грамотасы белән бүләкләнгән.
Бу бүләк аңа мобилизациягә әзерлектәге югары күрсәткечләре, тырышлыгы, шулай ук ил өлкәләре арасында мобилизациягә әзерлек буенча эшне оештыруда, смотр-конкурс уздыруда инициативасы өчен тапшырылган. Шулай ук ел нәтиҗәләре буенча Түбән Кама районының хәрби комиссариаты Татарстанда иң яхшылардан дип табылган.

Сөенешеп яшәргә язсын!

Корабельная урамындагы 60 нчы яңа йорт күптән төзелеп бетсә дә, фатир хуҗалары әле һаман күченә алмаулары турында газетабызда язган идек. Ниһаять, әлеге йорт файдалануга тапшырылган.
Өч подъездлы, 10 катлы бу йортта урнашкан 120 фатирның гомуми мәйданы 6000 квадрат метр тәшкил итә. Фатирларда өр-яңа сантехника урнаштырылган, газ плитәләре куелган, шулай ук янгын сигнализациясе датчиклары, су, газ, электр исәпләү җиһазлары, җылылык көйләгечләре бар. Йорт төзелешенә акчаны ТРның Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды бүлеп биргән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев