Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ХӘБӘРЛӘР

Ниһаять...

Шәһәребез янындагы Чистай юлының бер өлешен яңарта башлаганнар.
Биш километр озынлыктагы юлны киңәйтеп, асфальтын алыштырачаклар, яктырткычлар куячаклар. Тимер юлы аркылы чыгу урыныннан алып «Пионер» индустриаль паркына кадәр участок Татарстан һәм Моношәһәрләр үсеше фонды акчасына төзекләндерелә. Әлеге эшләргә 324 миллион сум акча бүлеп бирелгән. 

Яңаларын кайтарганнар

«Гаилә» паркына шәхси питомниктан 10 тиен алып кайтканнар.
Биредә яшәүче тиеннәр үлә башлагач, гаеплеләр тиз ачыкланды: бер фирма хезмәткәрләре паркның күп кенә урыннарында тычкан агуы куйган булган. Яңа күченгән хайваннарга – 2 ел, алар мөстәкыйль тормышка тулысынча әзер, әмма безнең шартларга ияләнер өчен, күпмедер вакыт читлектә яшәячәк. 

Авыллардан алып киләләр

Диспансеризация узарга теләгән хатыннарны районнан үзәк хастаханәгә махсус автобус алып барган.
Пенсиядәге апалар Кармалы авыл җирлегеннән, Городище һәм Иске Чишмә авылыннан килгән. Алар шулай ук бу көнне иртән үз ФАП ларында кан биргәннәр. Хастаханәдә ЭКГ ясатканнар, күз басымын үлчәткәннәр, гинекологка, маммологка кергәннәр. Бер көн эчендә диспансеризацияне 16 кеше үткән. Медицина тикшерүе ялгыз яшәүче 65 яшьтән өлкәнрәк хатыннар өчен уздырылды. Августта барлыгы 56 ялгыз пенсионерның сәламәтлекләрен тикшерәчәкләр.

Сынатмаганнар

Шәһәрнең «Дружба» спорткомплексы бассейнында 90 йөзүче ярышкан.
Катнашучылар дистанцияне «комплекслы», «ирекле», «брасс» стиль белән узганнар. Үзләрен 11-15 яшьлек үсмерләр дә, эшче яшьләр дә, өлкәннәр дә сынап караган. Иң өлкәннәрдән 66 яшьлек  Владимир Тарасов һәм 71 яшьлек Лидия Пантелеева булган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев