Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ХӘБӘРЛӘР

Кабул итү

4 июльдә җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә халык сорауларына социаль иминиятләштерү фонды начальнигы Наталья Тарасова җавап бирәчәк.
Адрес: Актүбә урамы, 6 нчы йорт, 111 нче бүлмә. Телефоннан 36-05-62 номеры буенча алдан язылып кую мәслихәт.

Ярдәм кирәк булса
Шәһәребездә «Җылы куллар» хәйрия фонды ачылган. Ул авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә ярдәм итәчәк.

Фонд җитәкчесе Надежда Еремина ярдәмчесез өлкән яшьтәге авыру кешеләр белән яхшы таныш, ул шәфкатьлелек бүлеге мөдире булып эшләгән. Биредә торыр урыннары булмаган кешеләргә юридик киңәш биреп, вакытлыча яшәү мөминлеге тудырылачак. Бүлек Кайманов урамындагы 16 а йортында урнашачак.

Беркетмәләр төзелгән
Вахитов-Шинчылар урамнары киселешендә «Тоннель» профилактик операциясе узган.

ЮХИДИ хезмәткәрләре машина йөртүчеләрнең түләнмәгән штрафларына, иминият кәгазьләрен булу-булмавына игътибар иткән, тизлекне арттыручыларны туктаткан. Бигрәк тә балалар өчен махсус утыргычлар булмаган йөртүчеләргә «эләккән».  Рейд вакытында кагыйдә бозучыларга 16 беркетмә тутырылган.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X