Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ХӘБӘРЛӘР

Кыскача яңалыклар

Бәйрәм уңаеннан

Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарның һәрберсенә 75000 сум күчереләчәк.
Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин хәбәр иткән. Түбән Кама шәһәрендә һәм районында нибары 38 фронтовик калган. Болардан тыш, тыл хезмәтчәннәренә дә 50 шәр мең сум акча күчереләчәк.

Уникаль кадрлар

Түбән Кама хакимият йортында ТАССРның 100 еллыгына багышланган тарихи фотографияләр күргәзмәсе ачылды. Шәһәр архивы тәкъдим иткән фотосурәтләр арасында, 1917 елгы Октябрь революциясенә кадәр төшерелгән уникаль кадрлар да бар.

Катнашыгыз

Бу елның 13 февралендә, шәһәребезнең Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә иртәнге сәгать тугызда «Җәлил укулары» муниципаль конкурсы узачак.
Конкурс берничә яшь категориясенә – 7-10, 11-18 яшьлекләр, һәм алардан өлкәнрәкләргә бүлеп үткәрелә.
Теркәлү өчен түләү – 100 сум. Түләү турындагы квитанцияне гариза белән бергә Төзүчеләр проспекты, 11в адресына алып килергә яки Nk.MO@ tatar.ru. электрон почтасына җибәрергә кирәк. Инвалид, ятим балалар взнос түләүдән азат ителә.
Белешмәләр өчен телефон: 39-94-83.

Очрашулар

Түбән Камада «Татарстан әлифбасы» проекты башлана.
Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәдә ел дәвамында республика районнары, алардагы тарихи һәм архитектура һәйкәлләре белән таныштыру кичәләре оештырылу көтелә. Шундый очрашуларның берсе 29 гыйнварда, 14.00 сәгатьтә булачак. Кунак – танылган тарихчы һәм шәҗәрәләр төзүче Мансур Ганиев, Әлки районы турында чыккан китабы белән таныштырырга җыена.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев