Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ХӘБӘРЛӘР

Мөмкинлек каралган

10 түбәнкамалы армиядә контракт буенча хезмәт итәчәк.
Хәрби хезмәтнең мондый төрле республикада 2012 елда гамәлгә ашырыла башлаган иде. Өч ел элек исә мондый мөмкинлек урта һөнәри белем бирү учреждениесе тәмамлаган егетләргә бирелде. Түбәнкамалылар хәрби хезмәтне гаскәрләрнең теләсә нинди төрендә һәм теләсә кайсы шәһәрдә узарга мөмкиннәр. Контракт нигезендә хезмәт итәргә теләүчеләр, тору урыны буенча яки Казандагы хәрби комиссариатка паспорт, хезмәт кенәгәсе, белем турында диплом, хәрби билет яки прописка таныклыгы белән мөрәҗәгать итә алалар. 

Медальоны буенча

«Нефтехимик» отряды эзтабарлары 75 ел элек һәлак булган солдат әйберләрен туганнарына тапшырганнар.
22 июньдә узган митингта оныкларына Солтангәрәй Сәетгәрәевнең  кашыгын, патрон сумкасын, сәгатен биргәннәр. Солдат Бөек Ватан сугышы вакытында Калуга янында хәбәрсез югалган. Шуннан бирле якыннары аның кайдалыгын белмәгәннәр. Ике ел элек, эзтабарлар, медальоны буенча шә-хесен ачыклаганнар, аннары  Цветовка авылы янында җирләгәннәр. 

Сак булыгыз – бизгәк

Түбән Камада геморрагик бизгәк белән авыруның ике очрагы теркәлгән.
Бу хакта сәламәтлек саклау идарәсеннән хәбәр иткәннәр. Авыручыларның хәлләре җиңелрәк, берсе савыккан, икенчесе шушы көннәрдә хастаханәдән чыгарылачак. Тычкан бизгәге белән кайда һәм кайчан авырганлыклары турында мәгълүмат бирелмәгән. Шулай ук берничә көн эчендә травматология пунктына урман бете тешләгән биш кеше мөрәҗәгать иткән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев