Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Халык исәбен алачаклар

Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән 2020 елның 1-31 октябрендә Бөтенроссия халык исәбен алу булачак. Аның максаты – халыкның демографик һәм социаль-экономик хәлен өйрәнү. Мондый чара соңгы мәртәбә 2010 елда узган иде. Ул вакытта Россиядә яшәүче 142,9 миллионлап кеше исәпкә алынган.

Август аенда теркәүчеләр Түбән Кама муниципаль районында үз участокларын тикшереп чыкты. Теркәүчеләр халык исәбен алмый, ә йорттагы фатирлар һәм анда яшәүчеләр турында сорашырга мөмкин. Аларның картография материалларына һәм алдан төзелгән адреслар исемлегенә төгәллеген тикшерәчәкләр һәм адрес буенча йортлар, аларның саннары, төзелешләр, торак биналарны барлаячаклар.
Теркәүчеләрнең кулларында махсус «Росстат» таныклыклары булырга тиеш. Барлык үзгәрешләр халык саны турындагы мәгълүматлар базасына кертеләчәк. Кампания барышында алынган мәгълүматлар, милли проектлар һәм дәүләт социаль программаларын эшләгәндә, илнең демографик үсеш юлын билгеләгәндә кулланылачак.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев