Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Халкыбызның рухи байлыгын саклап

Сабан туе – милләтебезнең гасырлар буена яшәп килгән гореф-гадәтләрен, әхлакый кагыйдәләрен, йолаларын, халкыбызның рухи байлыгын саклап килгән бәйрәм. Шәһәребезнең 29 нчы мәктәбендә Сабан туен үткәрү күркәм гадәткә әйләнде. Аны 6 ел элек мәктәп директоры Равис Мөҗәһит улы Шакиров тәкъдим иткән иде. Шул вакыттан башлап, бу игелекле гамәл елдан-ел камилләшә бара.

Сабантуйга әзерлек эшләре «Ай, рәхмәт!» акциясе белән башланып китте. Микрорайонда гармуннарда сыздырып уйнап, курайчылар төркеме белән бергәләп җырлап-биеп бүләк җыю халыкны бәйрәмгә өнди, күңелләрне дәртләндерә. 
Сабантуйга мәртәбәле кунаклар чакырылган. Быелгы бәйрәмгә Түбән Кама муниципаль районы  мәгариф идарәсе башлыгы Вадим Матюшин, икътисад, идарә һәм хокук институтының Түбән Кама филиалы директоры Илсөя Мезикова, микрорайонның үзидарә башлыгы Раилә Садыйкова, аксакаллар шурасы әгъзалары килгән иде. Микрорайонның уңган хуҗабикәләре халыкка үзләренең милли ризыкларын тәкъдим итте. 
Башка еллардан аермалы буларак, Сабантуй бәйрәмендә татар, рус, чуаш, украин халкының милли мәйданчыклары гөрләп торды. Һава торышы салкын булуга карамастан, бәйрәмгә халык күп килгән иде. Бәйрәмдә катнашучылар чәк-чәк белән татар чәе эчеп хушландылар, украин борщы белән сыйландылар, чуаш окрошкасыннан авыз иттеләр. Кашык белән су ташу, капчык киеп йөгерү, кайчы белән бүләк кисү, чүлмәк вату, авызга кашык белән йомырка кабып йөгерү кебек күңелле уеннарда балалар бик теләп катнашты. 
Быелгы бәйрәмебез «Халыклар дуслыгы фестивале» белән үрелеп барды. Сәхнәдә чечен, украин, белорус, француз, инглиз, үзбәк халыкларының биюләре һәм җырлары башкарылды. Әти-әниләр тарафыннан тегелгән искиткеч матур сәхнә костюмнарыннан булулары балаларның чыгышын тагын да баетты, ямь өстенә ямь өстәде. 
Сабан туе бәйрәменең иң дулкынландыргыч өлеше 4 авырлык категориясендә үткәрелүче милли көрәш булды. Батырларның һәрберсенә бүләкләр тапшырылды. Ә менә 7б сыйныфы укучысы Рөстәм Миңнеханов (тренеры И.Низамиев) абсолют батыр булып танылды, аңа әтәч һәм кыйммәтле  бүләк тапшырылды. Бәйрәмнең күңелле мизгелләре НТР каналы тарафыннан яктыртылды. 
Бәйрәм бүләксез булмый. Быелгы бүләкләр дә үз хуҗаларына барып иреште. Микрорайон халкы Сабантуй бәйрәмен оештыруда матди яктан ярдәм итүче иганәче Рафис Мостафинга зур рәхмәтле. Шулай ук бу күркәм бәйрәмне оештыруга 29 нчы мәктәп директорының укыту эшләре буенча урынбасары Гөлшат Пахомова, татар теле һәм әдәбияты укытучылары зур өлеш керткән. 
29 нчы мәктәптә оештырылган бу микрорайон Сабан туе – шәһәребездә үткәрелгән Сабантуйларның беренчесе. Бәйрәм татар халкының гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләү, милли бәйрәмнәргә ихтирам уяту, халыклар арасындагы дуслыкны ныгытуга этәргеч булып торсын. 29 нчы мәктәптә башланып киткән милли бәйрәмебез алда үтәчәк Сабантуйларга рухландырсын. Гасырлардан килгән милли бәйрәмебездән халкым бер елга җитәрлек дәрт-дәрман алсын. Дөньялар тыныч, еллар имин булып, киләчәктә дә күңелле Сабантуйларда очрашырга язсын! 
Суфиян МИНҺАҖЕВ, мәгариф ветераны.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев