Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Хакын кайтарачаклар

Илдә, шул исәптән шәһәребездә санлы телевидениегә 14 октябрьдә тулысынча күчәргә ниятлиләр. Кемдер приставка, кемдер антенна сатып алып куярга да өлгергән. Алар көнкүреш техника кибетләрендә бар.

Сүз уңаеннан, 2013 елдан соң җитештерелгән телевизорларга приставкалар сатып алу кирәге юк, алар сигналны болай да тота. Күп балалы, инвалид яки инвалид бала булган гаиләләргә; 70 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк ялгыз яшәүче пенсионерларга компенсация түләнә. Әмма аларның уртача кереме кеше саен 20 мең сумнан артмаска тиеш.
Әгәр дә сатып алынган приставка яки антеннаның кибет чегы сакланган икән, аның бәясен кайтарырга мөмкин, тик компенсация 1000 сумнан артмаячак. Әйтик, приставканың бәясе 800 сум булса – 800 сумы, 1500 сумга сатып алсагыз, 1000 сумы гына кайтарыла. Моның өчен 2019 елның 1 декабренә кадәр социаль яклау идарәсенә килеп, гариза язарга кирәк. Үзегездә шулай ук паспорт, кибет чегы, хуҗа кеше үзе килә алмаган очракта нотариус рәсмиләштергән ышанычнамә, банк счеты номеры булырга тиеш.
Әгәр дә кеше югарыда әйтеп үтелгән категорияләргә кермәсә дә, әмма үзен компенсация алырга тиеш, дип саный икән, шулай ук белгечләргә мөрәҗәгать итеп, соңгы өч ай өчен кереме турында белешмә алып килсен. Гаилә кереме кеше башына 20 мең сумнан артмаса, акча кайтарылачак.
Игътибар! Әгәр дә сезнең өегезгә килеп яки телефоннан шалтыратып, үзләрен «социаль яклау идарәсе хезмәткәрләре» дип таныштырып, компенсация түләргә теләүләрен әйтсәләр, ышанмагыз. Бу кешеләр – алдаучылар булыр. Социаль яклау идарәсенә үзегезгә барырга кирәк.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X