Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Кем гаепле?

Шинчылар – Менделеев урамнары чатында «Рено Дастер» автомобиле 16 яшьлек кызны бәрдергән.

Машина йөртүче үз гаебен танымый һәм алда светофорның яшел уты янганлыгын әйткән. Кыз исә киресенчә: «Юл аша үз вакытымда, җәяүлеләр өчен яшел ут янганда чыктым», – дигән. Авария нәтиҗәсендә, аның беләге сынган. ЮХИДИ хезмәткәрләре әлеге юл-транспорт шаһитләренең шалтыратуларын сорый.  
Ә менә Менделеев һәм Мурадьян урамнары киселешендәге юл-транспорт фаҗигасендә 83 яшьлек пенсионер һәлак булган. Ир «Ока» машинасында бакчадан кайтканда, каршы як юлга чыгып, «Киа Рио» автомобиле белән бәрелешкән. Тикшерүчеләр «рульдә барганда аның йөрәге туктавы мөмкин» дип тә фаразлый. Хастаханәгә озатылган чит ил машинасы йөртүчесенең һәм пассажирының гомерләренә куркыныч янамый. Үлгән ирнең улы аның гомер буе шофер булып эшләгәнлеген һәм сәламәт булуын әйткән. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев