Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Казанныкыннан бер дә ким түгел

Түбән Кама шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханәсендә һәвәскәр бакчачылар, иҗатымны яратучы китап укучылар белән бик җылы очрашуымнан соң туган уй-фикерләремне «Туган як» газетасы аша сезнең белән уртаклашасым килде.

«Эшләремә карап куанамын, рәхмәтлемен бүген язмышка...» дип исемләнгән кичә искиткеч тирән эчтәлекле, мавыктыргыч булды. Бүгенге җәмәгатем Венера ханым белән безне китапханә ишеге төбендә шәһәрнең Кол Гали исемендәге китапханәсе кызлары бик җылы каршыладылар, татарның матур гадәте буенча, тәмле чәй белән сыйладылар, заманча итеп үзгәртелгән Тукай китапханәсе, «Апуш» балалар китапханәсе буйлап экскурсия оештырдылар.
Казан каласында яшәп, бик күп сәнгать осталары белән аралашсам да, мин Түбән Кама каласы сәнгать осталарының чыгышларына бик сокландым, халык арасыннан чыккан җәүһәрләрне күреп, милләтебез җәүһәрләре белән горурланып утырдым. Чаллы каласыннан килеп, минем сүзләремә язылган җырларны искиткеч оста итеп башкарган авылдашым Гөлчәчәк Кашаповага, үзенең чыгышы белән чараны бер башка күтәргән популяр язучы авылдашым Айгөл Әхмәтгалиевага рәхмәтләрем чиксез.
Кичәгә искиткеч матур сценарий язып, үзе үк алып та баручы Кол Гали исемендәге милли китапханә мөдире Гүзәлия Гыйбадуллина үз һөнәренең чын остасы икәнлеген күрсәтте. Икенче алып баручы Мингали Мөхәммәтшинне дә чарага килгән һәркем бик яратып тыңлап утырды. Иҗатымны төрле яктан ачкан бай эчтәлекле күргәзмә оештырган, чараны видеопрезентация белән тулыландырган китапханәчеләр Әнисә Дәүләтшина, Әлфия Кучкаева, Эльмира Гайнемөхәммәтова, Вәсилә Таракановага да рәхмәт. Минем истәлекләремне, шигырьләремне күңел түренә җиткезеп укыган китапханәчеләр Ольга Афонова белән Зөлфия Зиннәтуллинага рәхмәтләрем чиксез.
Гомумиләштереп әйтсәк, чара искиткеч яхшы узды, Казанда узган чаралардан бер дә ким булмады. Тагын очрашулар насыйп булсын!
Фарсель Зыятдинов, язучы, икътисад фәннәре докторы, профессор, академик, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, бакчачы-галим.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев