Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Катнашучылар елдан-ел арта

Россиякүләм йөгерүчеләр көнендә 26 меңнән артык түбәнкамалы кросста катнашты. Иң яшенә 4 яшь булса, иң өлкәненә – 88 яшь.

Дистанциягә Түбән Кама муниципаль районы аппараты җитәкчесе Артур Сафин, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илнар Бәдретдинов, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәгариф идарәсе начальнигы Айдар Фәретдинов та чыкты.
Бу чара беренче мәртәбә 2007 елда үткәрелгән . Ул вакытта 11 мең кеше катнашкан булса, хәзер инде йөгерергә теләүчеләр саны елдан-ел арта. Быел барысы да яңартылган Химиклар урамы буйлап уздылар. Шәһәрдәшләргә 500, 2000 һәм 2019 метрлы дистанцияне үтәргә кирәк иде, ә иң озын ара – 3000 метр.
Кросста Түбән Каманың сәнәгать предприятиеләре, бюджет өлкәсе хезмәткәрләре, мәктәп укучылары, студентлар, спорт ветераннары теләп катнашты. Быел спорт белән профессиональ шөгыльләнүчеләр дә шактый күп булуы кроссның елдан-ел популярлаша баруы хакында сөйли.
Җиңүчеләргә килсәк, 18 яшькә кадәрге яшүсмерләр арасында финишка беренче булып 17 яшьлек Роза Юнысова һәм Артур Кузьмин килделәр; 18 яшьтән өлкәнрәкләр арасында Диана Маслова (18 яшь) һәм Дамир Нурдәүләтов (24 яшь) җиңүгә лаек булды.
Фото e-nkama.ru cайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев