Түбәнкамалылар Россия Президентына кандидат итеп үзен тәкъдим иткән хәзерге дәүләт башлыгы Владимир Путинга теләктәшлек итү өчен актив кул куялар.
Агитпункт 9 гыйнварда ачылган иде. Ул якынча 20 гыйнварга кадәр эшләячәк. 18 яшькә җиткән теләгән һәркем Президентка ярдәм сыйфатында үзенең култамгасын калдыра ала. Монда паспорт белән килү зарур. Түбән Камада имзалар...
Түбәнкамалылар Россия Президентына кандидат итеп үзен тәкъдим иткән хәзерге дәүләт башлыгы Владимир Путинга теләктәшлек итү өчен актив кул куялар.
Агитпункт 9 гыйнварда ачылган иде. Ул якынча 20 гыйнварга кадәр эшләячәк. 18 яшькә җиткән теләгән һәркем Президентка ярдәм сыйфатында үзенең култамгасын калдыра ала. Монда паспорт белән килү зарур. Түбән Камада имзалар җыюга җаваплы Тимур Гәрәев әйтүенчә, шәһәр кешеләре гамәлдәге Президент Владимир Путин кандидатурасын теләп хуплыйлар:
- Түбәнкамалылар әлеге чарада актив катнаша. Өлкәннәр генә түгел, яшьләр дә күп килә. Имзалар җыю өчен тавыш көчәйткеч яки мегафон кебек агитация чаралары файдаланылмый. Бу эшне нибары ике волонтер башкара. Шулай ук, урамда үзләре теләп ярдәм итәргә теләк белдерүче яшь егетләрне очратырга мөмкин. Волонтерлар янында башка кандидатлар өчен дә имза куярга була. Бүгенге көндә имза җыю пунктлары ачу турында алардан рәсми гаризалар кермәде.
Хәзерге вакытта күпме имза җыелганны әйтергә әлегә иртәрәк. Чөнки һәр мәгълүматны махсус комиссия тикшерәчәк.
Исегезгә төшрәбез: РФ Президентын сайлау 18 мартта булачак.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Нет комментариев