Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Камил хәзрәт Сәмигуллин якынлашып килүче Бәраәт кичәсе уңаеннан татарстанлыларга мөрәҗәгать итте

6нчы марттан 7нче мартка каршы кичтә, мөбарәк Шәгъбан аеның нәкъ уртасы җитә һәм Бәраәт кичәсе керә.

Бисмилләһир-рахмәнир-рәхииим.

Әссәламүгаләйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү.

Хөрмәтле дин кардәшләр!

Бүген кояш баегач, 6нчы марттан 7нче мартка каршы кичтә, мөбарәк Шәгъбан аеның нәкъ уртасы җитә һәм Бәраәт кичәсе керә, ул безгә Рамазан аена 15 көн вакыт калганлыгын хәбәр итә.

«Бәраәт» сүзе «пакьләнү», «бурычтан вә җәзадан котылу» дигәнне аңлата. Бәраәт кичәсендә гөнаһлар гафу кылына, Аллаһтан бәхет, иминлек һәм рәхмәт иңә. Шуңа күрә аны Раббыбыздан үзеңнең, якыннарыңның һәм мәрхүмнәрнең гөнаһлары гафу кылынуын сорап гыйбадәттә үткәрү мөһим. Шулай ук бу кичәдә һәр кеше өчен киләсе елга дигән ризыклары, байлык вә ярлылык хәлләре, дөньяга мөнәсәбәтле дәрәҗәләре, үлем-китемнәр, авырулар һәм туачак сабыйлар билгеләнер.

Мүгазь ибн Җәбәл тапшырганча (Аллаһ аннан разый булсын), Пәйгамбәребез Мөхәммәд ﷺ болай дигән:

«يَطَّلِعُ اللهُ عَزَّ وَجَلَّ إِلَى جَمِيعِ خَلْقِهِ لَيْلَةَ النِّصْفِ مِنْ شَعْبَانَ فَيَغْفِرُ لِجَمِيعِ خَلْقِهِ إِلَّا لِمُشْرِكٍ أَوْ مُشَاحِنٍ».

Ягъни: «Аллаһы Тәгалә Шәгъбан аеның уртасындагы кичәдә Үзенең колларына мөрәҗәгать итә һәм, мөшрикләрдән һәм (кемгә дә булса) явызлык кылучыдан кала, барлык кешеләрнең гөнаһларын гафу итә». Бу хәдистән аңлашылганча, Бәраәт кичәсендә Бөек Раббыбызның рәхмәтенә өмет баглаган мөселман кардәшләребезгә дошманлык, ачу, тәкәбберлек, көнчелек, үз-үзеңне ярату кебек Аллаһтан читләштерүче сыйфатлардан котылырга, Коръәндә язылганнар турында уйланып, үз тормышлары турында фикер йөртеп, хата-кимчелекләре өчен ярлыкау сорап үткәрергә кирәк. Хакыйкатьтә, Аллаһ — барысын да Ишетүче, безнең догаларга Җавап бирүче, һәм барлык мактауларыбыз — Галәмнәрнең Раббысы Бөек Аллаһка гына.

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Чыганак: dumrt.ru

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев