Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

ЮХИДИ: Түбән Камада юл-транспорт һәлакәте концентрациясе урыннарын бетерүгә ирешелде

Бу турыда Түбән Кама районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Илдар Әхмәтҗанов хәбәр итте.

2022 ел нәтиҗәләре буенча Түбән Камада һәм районда юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе урыннары юк. Бу турыда «Көн темасы» программасында Россия Эчке эшләр министрлыгының Түбән Кама районы буенча ЮХИДИ бүлеге башлыгы Илдар Әхмәтҗанов хәбәр итте.

Җитәкче сүзләренчә, авария участоклары гына күзәтелә. Бу Октябрьнең 50 еллыгы урамы — Спорт урамы, Тынычлык проспекты — Төзүчеләр пр., Мурадьян ур., 2, Мурадьян ур. 7.

«Узган елны булган юл-транспорт һәлакәтләре концентрациясе урыннарында инженерлык чаралары башкарылды. «Җәяүлеләр кичүе» 5.19 билгеләрен кабатлаучы ясалма тигезсезлекләр куелды, юл билгеләре алмаштырылды», — дип аңлатты Түбән Кама дәүләт автоинспекциясе башлыгы.

Быел бу участокларда билгеләр кую планлаштырыла, яктыртылмаган урыннар яктыртылачак, дип өстәде баш инспектор. Моннан тыш авария участоклары мәсьәләсе башкарма комитет һәм ЮХИДИ Юл хәрәкәте иминлеге буенча уртак комиссиясендә дә карала.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев