Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Җитди җәза каралган

Полиция хезмәткәрләре штраф түләмәүчеләрне закон алдында җавап бирәчәге турында кисәтә. Быел гына да штрафларын түләп өлгермәгән 580 түбәнкамалы җаваплылыкка тартылган, шуларның 269ы – административ хөкемгә.

Алар 60 көн эчендә штрафны түләргә тиеш. Акча түләнмәсә, материаллар приставлар хезмәтенә тапшырылачак. Инде закон алга таба да үтәлмәсә, я штраф күләменә административ штраф та өстәлә, я тәртип бозучы 15 тәүлеккә иректән мәхрүм ителә, яисә 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшләр билгеләнә.
Түбән Кама эчке эшләр идарәсе гражданнарны штрафларын вакытында түләүләрен сорый. Аларны «Сбербанк» һәм «Ак Барс банк» аша кертергә мөмкин. Аннары квитанцияләрне административ практика бүлегенә китереп тапшырырга кирәк. Сорауларыгыз булса, эчке эшләр идарәсе бинасындагы (Яшьлек ур., 27нче йорт) административ законнарны үтәү бүлегенә мөрәҗәгать итегез. Телефон: 8(555)49-25-90.
Түбән Кама эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев