Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Җитди сораулар бирергә һәм төгәл җаваплар алырга була

Бер ел элек республика Үзәк сайлау комиссиясе сайлаучыларның «Мой голос» («Минем тавыш») онлайн-форумын башлап җибәрде. Анда электрон сайлау ысуллары белән кызыксынучылар сайлауларны ештыручылардан һәм экспертлардан мөһим сорауларга җавап алырга мөмкин. Быел бердәм тавыш бирү көненә бер ай ярым кала «Минем тавыш» «Татарстан. Сайлау. Диалог» сайлаучылар форумының махсус проекты старт алды.

Аның кысаларында 20 августта Түбән Камада «Ковер» яшьләр үзәгендә 12:30 сәгатьтә ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьевның 2021 елгы сайлауларда катнашучылар белән очрашуы узачак. Чарада партия вәкилләре дә, кандидатлар да, шулай ук сайлау комите ты әгъзалары да катнаша ала. Очрашуда катнашучылар Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе белән турыдан-туры аралаша, җитди сораулар бирә һәм шунда ук җаваплар ала алалар.

Фото: https://ntr-24.ru/

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев