Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Исәп-хисап тоталар

Шәһәребезнең торак-коммуналь компанияләре халык белән очрашулар уздыра. Аларның вәкилләре кешеләр алдында 2019 елның беренче яртыеллыгында башкарылган эш буенча исәп-хисап тота.

Мондый очрашуларның берсен «ЖЭУ-НК» компаниясе җитәкчелеге 33 нче мәктәптә үткәрде. Җыелышта 34 нче, 35 нче һәм 35 а микрорайон активистларына торак йортларда капиталь ремонт, ишегаллары төзекләндерү барышы турында сөйләделәр. Торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләмәүчеләр турында аерым әйтеп уздылар. Бурыч күләме хәзерге вакытта 53 миллион сум тәшкил итә икән.
Очрашуда шәһәрнең янгын сүндерү гарнизоны вәкилләре дә бар иде. Алар исә подвалларда «кладовка»лар төзергә ярамавы турында кисәттеләр. 
– Кешеләр безгә «кладовкаларыбызны сүтәләр», – дип зарланып килә. Чынлыкта, аларны төзү бөтенләй тыела, – дип аңлатты күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге инспекторы Рафаэль Гыйниятуллов.
Очрашу барышында халыктан кабул ителгән зарлар һәм сораулар тикшереләчәк, алар буенча чаралар күреләчәк.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев