Иртәрәк тә мөмкин
Татарстанда «мобиль сайлаучы» механизмы эшли башлады.
8 сентябрьгә кадәр теләгән һәр Россия гражданы үзе яшәгән урыны буенча тавыш бирә алачак. Бердәм тавыш бирү көнендә – 13 сентябрьдә республикада яшәүчеләргә Татарстан Президентын һәм муниципалитетлар депутатларын сайларга кирәк булачак. Өстәмә сайлаулар Түбән Камада һәм Алабугада узачак. Түбән Кама территориаль сайлау комиссияләрендә гаризалар 8 сентябрьгә кадәр эш көннәрендә 16.00-20.00 сәгатьтә, ялларда һәм бәйрәм көннәрендә 9.00-14.00 сәгатьтә төшке ялсыз кабул ителә. Участок сайлау комиссияләренә гаризаны 2-8 сентябрьдә шул ук вакытта тапшырырга мөмкин. Гаризалар күп функцияле үзәкләрдә һәм дәүләт хезмәтләре порталында кабул ителә.
Фото https://ntr-24.ru/ сайтыннан алынды
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев