Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Йөрәкне ихлас күңелдән дәвалаучы

Әлмәт районында туып-үскән Раиса Мерясева Түбән Камага 1976 елда — Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаганнан соң килә.

Хезмәт юлын табибтерапевт булып башлаган яшь доктор 1986 нчы елдан 28 ел буе Түбән Кама район үзәк хастаханәсендә кардиология бүлеге белән җитәкчелек итә. Үз эшен яратып һәм җиренә җиткереп башкаручы табиб шәһәребезнең кардиология бүлеген Татарстанда гына түгел, Русиядә дә абруйлы бүлекләрнең берсе дәрәҗәсенә күтәрә. Раиса Федоровна 2012 елдан башлап стационарның яңа дәвалау-диагностика бүлеген җитәкли. 

Тәҗрибәле табиб өлкәннәр һәм балалар сәламәтлеген, инвалидлар тормышын кайгыртуны үзенең тормыш максаты итеп куйган, депутат булып сайланган елларда үз сайлаучыларының мөрәҗәгатьләренә һәрчак игътибарлы булды. 

Р. Мерясева кардиологик препаратлар буенча Россия тикшеренүләрендә даими катнаша, төрле заманча алдынгы технологияләр белән дәвалау ысулларын өйрәнә. Гомере буе башкаларның сәламәтлеге өчен җан атып, борчылып, кайгырып йөргән Раиса Федоровна сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый, массакүләм мәгълүмат чараларында чыгыш ясап кына калмый, үзе даими рәвештә бассейнда йөзеп, чаңгыда йөри. 

Озак еллар халык сәламәтлеге сагында хезмәт куйган Раиса Мерясевага «Татарстан Республикасының атказанган табибы», «Россия Федерациясенең атказанган табибы» исемнәре, «Фидакярь хезмәт өчен» медале бирелде, Сәламәтлек саклау министрлыгының, Түбән Кама муниципаль районы муниципаль берәмлегенең мактау грамоталары иясе. Ул — Түбән Кама шәһәренең Мактаулы гражданы. 2010 елда Раиса Федоровнаның исеме «Россиянең иң яхшы кешеләре» энциклопедиясенә кертелгән. 2015 елда Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы оештырган «Елның иң яхшы табибы» Бөтенроссия конкурсында «Иң яхшы кардиолог» номинациясендә беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнә. 

Раиса Мерясева хастаханә табиблары алдында даими чыгыш ясый, кардиология, хроник кардиоревматологик авыруларны дәвалаганда үзенең күпъеллык бай тәҗрибәсе белән уртаклаша.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев