Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Инде күчеп йөрмәсләр

Иркен бүлмәләр, панорамалы зур тәрәзәләр... «Җәлил» — ачылырга, ә Яшь тамашачылар театры (ТЮЗ) яңа урында беренче тамашаларын куярга әзер.

Андагы соңгы эчке бизәү эшләренең барышын карарга шәһәр мэры Рамил Муллин да килде. Бинаны карап чыккач, ул кайбер киңәшләрен бирде, тулаем алганда, эшнең нәтиҗәләреннән канәгать калуын белдерде.

«Без моны озак көттек. Моңа кадәр Яшь тамашачы театрының даими урыны юк иде, шуңа күрә яңартылган «Җәлил» аның өчен чын йорт һәм иҗади технологияләр үзәге булыр дип өметләнәбез. Беренче читратта без бинаны тулысынча реконструкцияләдек, фасадны төзекләндердек, эчке бизәлеш эшләрен башкардык. Алга таба, театрны заманча яктыртылыш һәм тавыш җиһазлары белән тәэмин итү өчен, тагын 56 миллион сум акча кирәк булачак, бу исә "Җәлил"дән дөньякүләм дәрәҗәдәге комплекс ясарга мөмкинлек бирәчәк", — дип фикерләре белән уртаклашты Рамил Муллин. 

Шулай ук театрның эчке бизәлеше, җиһазларының урнашуы турында да фикер алыштылар. Түбән Кама сәнгать мәктәбендә укучы талантлы балаларны чакырып, диварларга рәсемнәр ясатып һәм шуның белән аларга "Җәлил"нең бизәлешенә үз өлешләрен кертү мөмкинлеге бирү тәкъдиме дә булды. 

Түбән Кама муниципаль районының Мәдәният идарәсе җитәкчесе Гүзәл Мөбарәкшина газета хәбәрчесенә сөйләгәнчә, бу бина кешеләрне Түбән Каманың мәдәни тормышына җәлеп итү үзәге булачак: 

"Беренче катта — фойе. Элек кафе булган урында барысы да үзгәрешсез калачак — ашау, ял итү урыннары, фотозона... Икенче катта көтеп тору мәйданы, тиешенчә яктыртылган һәм заманча профессиональ аппаратуралы төп Зур зал булачак. Өченче катта — гаилә тамашалары һәм курчак театрлары чыгышлары уздыру урыны. Шулай ук "Җәлил"дә театр сәнгате белән бәйле төрле конференцияләр, сессияләр, форумнар үткәрү планлаштырыла. Бинаның подвал өлешендә яшьләр театры студиясе урнашачак«. 

Тагын бер яхшы хәбәр: узган елларда тамашачыларга бик нык ошаган премьералар сәхнәгә яңадан кайтачак. Чөнки яшь тамашачылар театры гел күченеп йөргәнлектән, ул тамашалар күптән күрсәтелмәгән. Менә хәзер аларны «сандыктан» чыгарырга һәм икенче тормыш бирергә вакыт. Декорацияләр, костюмнар, бутафорияләр, реквизитлар, сценарийлар кабат яңартылачак. Театр труппасын да үзгәреш көтә, иҗади һәм техник штатны киңәйтү планлаштырыла. 

«Боларга өстәп, шәһәргә гастроль труппаларын чакыру мәйданчыгы барлыкка киләчәк. Шулай ук балаларны кечкенәдән театрга өйрәтү мөмкинлеге туачак. Театр этикеты, риторика, сәхнә осталыгы класслары буенча бушлай социаль һәм коммерция дәресләре дә үткәреләчәк. Инклюзив тамашалар белән эшләүгә дә басым ясарга онытмаячакбыз», — дип йомгак ясады Гүзәл Мөбарәкшина. Барысы да план буенча барса, Яшь тамашачылар театры Яңа елга үзенең ишекләрен ачачак.

Ландыш СӘЯРОВА

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев