Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Ике меңнән артык түбәнкамалы «Тоталь диктант»та катнашты

Чара Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә узды.

Түбән Кама халкы «Тоталь диктант» та белемен тикшереп карый алды. Чара Габдулла Тукай исемендәге Үзәк китапханәдә узды.

Быел диктант өчен махсус уникаль текстны танылган язучы, журналист һәм «Большая книга», «Национальный бестселлер» һәм «НОС» премияләре финалисты Василий Авченко язган. 

Ул рус сәяхәтчесе, язучы һәм Ерак Көнчыгышны өйрәнүче Владимир Арсеньевка багышлана. 

«Билгегезне 16 апрельдән соң тоталдиктант.ру сайтында белергә мөмкин. Моның өчен анда теркәлергә кирәк. Диктантны «бишле» билгесенә язучылар шунда ук «Отличник сертификаты» алырга мөмкин. Теркәлмәгән катнашучылар нәтиҗәне диктант язган урыннарда белә алачак», — дип аңлата Габдулла Тукай исемендәге үзәк китапханә китапханәчесе Екатерина Гыйниятуллина.

Быел Түбән Камада 60 мәйданчык эшләде. Грамоталылык дәрәҗәсен тикшерергә ике меңнән артык Түбән Кама кешесе килде, дип яза «ВКонтакте» да Түбән Кама районы башкарма комитетының мәгариф идарәсе башлыгы Айдар Гарифуллин.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев