Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Игелекле күршелек» елы

Инде берничә ел Россиядә һәр туган елны махсус бер чарага атап, төрле бәйрәмчәлек үткәрү матур гадәткә әйләнеп бара.

Россия Президенты Владимир Путин фәрманы нигезендә, 2020 ел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан, «Хәтер һәм дан елы» дип игълан ителде. Ә республикабызда, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов фәрманы белән «ТАССРның 100 еллыгы» буларак игълан ителде.
Түбән Кама районында 2020 ел «Игелекле күршелек» елы дип билгеләнде. Башкарылган эшләргә караганда, бу тема Түбән Кама өчен инде күптән яңалык түгел. Үзара аралашып, дуслашып, ярдәмләшеп яшәүгә мисаллар шактый. Әйтик, инде берничә ел даими рәвештә ишегалды бәйрәмнәре оештырылып килә, йорт территорияләрен төзекләндерү эшләре тәмамланганда бергәләп чәй табыны корып, аралашу – матур традициягә әйләнеп бара.
Игелеклелек сыйфатлары безгә буыннан-буынга мирас булып килә. Һәр әни баласының күңеленә ярдәмчеллек, кеше хәленә керә белү кебек сыйфатларны салырга тели. Беребез дә балаларны сугышырга, урлашырга өйрәтеп үстермибез. Башкаларга яхшылык эшләү һәркемнең кулыннан килә торган эш түгел ул. Начарлыкны гына бик тиз эшләп була. Әле ел башланды гына. Ел дәвамында һәрберебез шактый игелекле эшләр башкарырга өлгерер, мохтаҗларга ярдәм итеп, яши торган йортыбызны, аның тирә-ягын төзекләндерүдә лаеклы өлеш кертер.
Янәшәбездә күршеләренең, дусларының-туганнарының һәм җәмгыятебез проблемаларына битараф калмаган кешеләр күбәйгән саен, яшәве дә күпкә күңеллерәк, яхшырак булыр.
Илһамия ГАФФАРОВА.
Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев