Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Язгы чакырылышта Түбән Камадан 200 егет хәрби хезмәткә алыначак

Чакырылыш 1 апрельдән 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк.

1 апрельдән Россиядә гражданнарны хәрби хезмәткә язгы чакыру башлана. Мондый Указга Россия Президенты Владимир Путин кул куйды. Документ инде бастырылган.

Гадәттәгечә, чакырылыш 1 апрельдән 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Илдә 18 яшьтән 27 яшькә кадәрге 147 мең кешене армия хезмәтенә чакыру планлаштырыла.

Барлык потенциаль призывниклар мәҗбүри рәвештә медицина комиссиясен үтәләр. Кайбер авырулары һәм сәламәтлек үзенчәлекләре булган кешеләр хезмәткә яраксыз дип танылачак. 

Түбән Кама районыннан 200ләп егетне армия хезмәтенә алу планлаштырыла.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев