Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Яз һәм хезмәт бәйрәме

Газета укучыларыбызның күбесе өчен 1 Май бәйрәме «Халык-ара эшчеләр бердәмлеге көне» буларак истә калса, хәзер исеме үзгәр-телү сәбәпле, «Яз һәм хезмәт» бәйрәмен билгеләп үттек.

Әйе, элекке кебек урамнар тутырып демонстрациягә чыгу, аннан дуслартуганнар белән табигатьтә ял итү кебек матур гадәтләребез дә бәйрәмнең исеме белән юкка чыкты. Хәзер бу күпләр өчен бары тик өстәмә ял итү мөмкинлеге бирүче көн генә булып калды.

Ә яшьлегебез калган совет чорларын кабат хәтергә алсак, 1 нче майда ничек зурлап бәйрәм ителде. Шәһәрләрнең дә, авылларның да матур үз гадәтләре бар иде. Авыл халкы өчен бәйрәм ясап утыру юк, ялда дуслар, күршеләр җыелып өй юа, өмә ясап сарык йоны ала. Хәзер искелек калдыгы саналган мичләрдә коймак, бәлеш пешә. Әле безнең якларда балачага 1 май көнне өйдән-өйгә йөреп йомырка җыя иде. Әниләр берничә көн алдан йомырка җыйнаштырып куя, иртәдән суган кабыгы салып, аларны кызартып пешерә. Бу гадәт каян килгәндер, әйтә алмыйм. 

Күпләр бу бәйрәмнең килеп чыгышы, кайчаннан бирле бәйрәм ителә башлавын белми дә, кызыксынмый да. Әйдәгез, бер мизгелгә генә тарих битләренә күз салыйк... 

Беренче май XIX гасыр уртасында, сигез сәгатьлек эш көне кертелүне таләп иткән эшчеләр хәрәкәте буларак барлыкка килә. Әлеге таләпне беренчеләрдән булып 1856 елның 21 апрелендә Австралия эшчеләре күтәреп чыга. Шуннан бирле бу бәйрәм Австралиядә ел саен уздырыла башлый. Патша Россиясендә революциягә кадәр 1 Май бәйрәмен билгеләп үтү тыела. Тик эшчеләр теләктәшлек белдереп, полициядән качып-посып булса да митингларга, маевкаларга җыела. Ә 1917 елдан ачыктаначык бәйрәм ителә башлый. Советлар Союзында ул дәү-ләт статусына ия була, 1992 елдан алып «Яз һәм хезмәт бәйрәме» дип үзгәртелә. 

Ни генә әйтсәк тә, май ае чын-чынлап яз килүен белдерә, күңелдә шатлык уята. Табигать тулаем уяна, шомыртлар ап-ак чәчкәгә күмелә, аз гына соңлап алмагач чәчәк ата. Бар җиһан матурлыкка, гүзәллеккә чума. Ничек кенә аталса да, 1 Май безнең күңелләрдә хезмәт бәйрәме, дуслык, бердәмлек көне булып хәтерләрдә сакланыр. Илләребез тыныч, күкләребез аяз булсын. Үзара аралашып, ярдәмләшеп яшәргә язсын.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X