Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Иң яхшыларына – бүләкләр

Түбән Камада «Минем Җиңү көнем» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Әлеге бәйге НТР телерадиокомпаниясе сайты җитәкчелеге тарафыннан оештырылган иде. Тантана «Гаилә» паркында узды.

Рәсемнәрен җибәргән 200 дән артык бала арасында мәктәпкәчә яшьтәгеләр дә, шәһәр һәм район мәктәпләренең башлангыч һәм урта сыйныфларында укучылар да бар.  
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, иң яхшы эшләр сайлап алынды. Моннан кала, жюри әгъзалары һәр яшь категориясендә берәр кешене аерым билгеләде. Яшь рәссамнарга бүләкләр һәм грамоталар тапшырылды.
Балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр арасында иң күп тавышны Рафаэль Фәйзетдинов җыйды, икенче урында – Святослав Гусейнов, «бронза»га Настя Рыжикова лаек булды. Башлангыч мәктәп укучылары арасында Артур Лотфуллин җиңде, Кәрим Нәбиев – икенче, Рания Миңнеханова өченче урынны алды. Урта мәктәп укучылары арасында иң күп тавышны Аделина Исмәгыйлева җыйды, Әдилә Яруллина «көмеш»кә лаек булды, Анастасия Гончаренко өченче урынны алды. Аделина Игнатьева, Жасмин Нәфигуллина, Анастасия Курьянова аерым бүләкләргә ия булдылар. 
NTR-24.RU сайты интернетта 13 ел эшли. Шәһәрдәшләр бу сайттагы яңалыкларны яратып укый. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев