Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Җиңү өчен!» – беренче урында

2011 елны Казанда Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов исемендәге кадетлар мәктәбендә «Җиңү өчен!»(«За победу!») дип аталган эзтабарлар отряды төзелә. Һәр җәй саен ике тапкыр – май башында һәм август азагында отряд 1941-42 елларда Татарстанда оештырылган хәрби частьлар сугышкан урыннарга экспедицияләр оештыралар. Ленинград янындагы «Невский пятачок», Волхов фронты узган Любань сазлыклары, Сталинградның кан белән сугарылган далаларында берничә ел рәттән эзләнү эшләре алып баралар...

«Хәтер маршы» акциясе кысаларында 30 гыйнварда 11 нче мәктәпнең актлар залында булган очрашуда, «Җиңү өчен!» отряды командиры Диана Гатауллина үзенең чыгышын экранда экспедицияләр вакытында төшерелгән кыска фильмнар белән тулыландырып барды. Бигрәк тә тетрәндергеч эпизодлар Любань районында 7 сугышчы сөякләрен табып, аларны йолаларга туры китереп күмергә килгән туганнарының истәлекләре белән бәйле иде... Ә анда һәлак булган меңнәрчә сугышчылар һаман билгесез – җир астыннан агач прикладлары, череп беткән кыек көпшәле мылтык калдыклары һәм итек табаннары гына табыла.
1942 елның 12 июлендә Югары командование ставкасының директивасы буенча Сталинград фронты оештырыла. 17 июльдә Паулюсның алдынгы танк дивизияләре Суровикино районына килеп җитәләр. Дон елгасы буендагы фронт линиясен сакларга Казанда төзелгән 146 нчы дивизия сугышчылары җибәрелә. Монда бик канкоешлы бәрелешләр уза – сугыш кырында һәлак булганнарга кабер казырга да мөмкинлек булмый. Күпчелеген авиабомба яки снаряд чокырларына җыеп, өсләренә ком ишеп китәләр.
Узган елның 26 апреленнән 6 маена кадәр Суровикино районында узган экспедиция, «Җиңү өчен!» эзтабарларына бик истә кала. Шунда яшәгән әби-бабайлардан алар сугыш чорында һәлак булган сугышчылар, хуторлар тарихы турында бай мәгълүмат җыялар. Һәм Казанга кайткач, отряд командиры Д.Гатауллина, экспедиция материаллары нигезендә, агитбригада өчен әдәби-музыкаль композиция төзи...
Гадәттә, башка чаралар үткәндә, залда телефонда уйнап яки шаулап утыручы мәктәп балалары, бу юлы йотылып сәхнәдә яшьтәшләре күрсәткән сугыш чорының дәһшәтле мизгелләре белән таныштылар. Әлбәттә, тыныч тормыш алып барган меңнәрчә еллык тарихлы авыл-хуторларның фашистлар килгәч эзсез юкка чыгулары, ятим балалар йортында тәрбияләнүче йөзләгән балаларны атып үтергән махсус ССчылар командаларының вәхшилеге күпләрне тетрәндерде. Ленинград блокадасы, Волхов һәм Сталинград фронтларында якташларыбыз күрсәткән батырлыклар турында укучылар күп кызыклы фактлар белделәр.
Очрашу азагында эзтабарларга күп сораулар яудырдылар: үлгән сугышчыларның исем-фамилияләрен ничек ачыклыйлар, кемнәр ул – «кара казучылар», отрядка ничек язылырга... Укучылар исеменнән директор урынбасары Г. Нәҗметдинова агитбригада катнашучыларына зур рәхмәтен белдерде. Тагы шунысы игътибарга лаек – Түбән Камада узган эзтабар отрядларының ХIХ-нчы фестивалендә агитбригадалар конкурсында Диана Гатауллина җитәкчелегендәге «Җиңү өчен!» егетләре, беренче урын алганнар!
Фәрит ВАГЫЙЗОВ.
Фото vk.com/mboycownk11 сайтыннан алынды.

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев