Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Иң актив штаттан тыш хәбәрчеләр

«Туган як»ның ел ахырында чыга торган соңгы санында иң актив штаттан тыш хәбәрчеләребезне билгеләү, Кузнецов исемендәге бүләккә ия булучыны ачыклау газетабызда күп еллар дәвам итә. Быел да әлеге күркәм гадәткә хилафлык китермибез.

Ел дәвамында «Туган як»та штаттан тыш хәбәрчеләр язган бик күп мәкаләләр басыла. Аларда тормыш-көнкүрешебезнең төрле яклары яктыртыла, язмалар әнә шул ягы белән кыйммәт тә. Шуңа күрә, Кузнецов исемендәге бүләк иясен билгеләгәндә редакция хезмәткәрләре арасында бәхәсләр туа. Бу исемгә хәбәрчеләрнең күпчелеге лаек. Шулай да без быел бу бүләккә редакциягә даими рәвештә мәкаләләр язып торучы Земфира Рәхимованы тәкъдим итәргә булдык. 
Газетаның алдагы саннарында хәбәр иткәнебезчә, штаттан тыш хәбәрчеләрнең еллык киңәшмәсендә Земфира ханымга без бүләкне тапшырдык инде. Аны әлеге жиңүе белән тагын бер мәртәбә котлыйбыз!
Моннан тыш, газетага язган кызыклы мәкаләләре, тирән эчтәлекле язмалары өчен Мәснәви Һадиуллин, Нурзия Мирхазова, Фәрит Вагыйзов, Гамир Исмәгыйлев, Гүзәлия Гыйбадуллина, Суфиян Минһаҗев, Земфира Гарифуллина, Кәүсәрия Шәйдуллина, Айдар Хәмзин, Илгиз Хәеркәев, Илһамия Гаффарова, Мансур Ганиев, Рафаил Хәйруллин, Инсаф Кашапов һ.б.исемнәрен дә билгеләп узу урынлы булыр. Зур рәхмәт аларга!
Без алардан алга таба да кызыклы язмалар көтәбез. Ә Кузнецов исеменә конкурс киләчәктә дә дәвам итәр. 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев