Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

«Хәтер шәмнәре» кабыздылар

Ноябрь аеның өченче якшәмбесе юл-транспорт фаҗигасендә һәлак булучыларны бөтен дөньяда искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Юлларда имгәнүләрне булдырмый калуга һәм кешеләрнең игътибарын юл хәрәкәте иминлеген саклауга җәлеп итү максатында, бу көнне төрле чаралар оештырыла. Түбән Камада да юл-транспорт фаҗигасе корбаннарын искә алу буенча тематик акцияләр узды. Әйтик, «Гаилә» паркында...

Ноябрь аеның өченче якшәмбесе юл-транспорт фаҗигасендә һәлак булучыларны бөтен дөньяда искә алу көне буларак билгеләп үтелә.
Юлларда имгәнүләрне булдырмый калуга һәм кешеләрнең игътибарын юл хәрәкәте иминлеген саклауга җәлеп итү максатында, бу көнне төрле чаралар оештырыла. Түбән Камада да юл-транспорт фаҗигасе корбаннарын искә алу буенча тематик акцияләр узды. Әйтик, «Гаилә» паркында 1нче мәктәпнең юл хәрәкәте иминлеге яшь инспекторлары һавага шарлар очырдылар, аварияләргә очрап һәлак булган кешеләр истәлегенә шәмнәр кабыздылар.
2017 елда Түбән Кама шәһәре һәм районы юлларында 11 кеше үлгән һәм 200дән артык кеше төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алган. Юл-транспорт фаҗигаләренә китерүче төп сәбәпләрнең берсе - машина йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең юл йөрү кагыйдәләрен тупас бозулары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев