Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

МИЛЛИ ХӘЯТ

«Ак халатлы фәрештәләр-2018» олимпиадасында җиңүче дипломнары алдылар.

Һөнәри атамаларны рус һәм татар телләрендә камил кулланучы булачак шәфкать туташы бездә белем ала икән. Казан дәүләт медицина университеты оештырган бишенче республика бәйгесендә Түбән Кама медицина көллияте студенты Гөлназ Хәнәфиева «Медицина терминнарын иң яхшы белүче» дигән номинациядә җиңүче булды. IV курс студенты Ләйсән Гарипова  хезмәт юлын хатын-кызлар сәламәтлегенә багышлаган һәм, бер үк вакытта, исеме лирик шагыйрь буларак танулы  Марс Хафизов турында видеоролик белән «Иң яхшы режиссура» номинациясендә диплом алды. Иҗади караш һәм чыгыш ясау күнекмәләре татар театры түгәрәгендә шөгыльләнүдән дә киләдер, дигән фикердә үзләренең уңышлары хакында бу уку алдынгылары. Студент кызлар әдәби кичәләргә дә бик теләп йөриләр.     

* * *  

Авыл тарихын өйрәнүчеләр түгәрәк өстәл артында сөйләшүгә әзерләнә. Очрашуны Кол Гали исемендәге милли китапханә оештырачак. Бу атнадан уку залында  «Түбән Кама авыллары» дигән күргәзмә эшли башлады. Әлегә Ташлык, Шәңгәлче, Нариман, Каенлы, Үчкә, Кызыл Чапчак турында  гына  китаплар чыккан  икән. Көн үзәгендә торган сорау: авылларыбыз тарихы турында кем язар? Яңа басмаларга алыну зур җаваплылык таләп итә, чөнки каләм осталыгы гына җитми, материаллар туплау эшен дә яхшы белергә кирәк. Төбәкләрдәге татар тарихын өйрәнүчеләрнең  II Бөтенроссия җыенында катнашкан Мансур Ганиев шәҗәрәләр төзү темасына чыгыш әзерли. Чыганаклар куллану нечкәлекләренә китап чыгару тәҗрибәсе булган Айдар Хәмзин тукталачак. Очрашуга Яр Чаллыдан Оренбург һәм башка зур архивларга чыга алган язучы Факил Сафинның да  килүе көтелә.    

* * *  

«Кама таңнары» тарихын һәм эшчәнлеген татар матбугаты киң яктырта. «Мәйдан» журналы бер санны Түбән Кама әдәби берләшмәсенең  каләм осталарына багышлаячак икән. Ә «Сөембикә» журналында Ризидә Гасыймова «Бәхетле тәрбияче» мәкаләсендә  Нурзия Мирхазова  әсәрләренең тәрбияви көчкә ия булуына басым ясаган. Берләшмә әгъзалары  соңгы утырышта  җәйге чараларга зур игътибар бирделәр. Табигатьнең яз, җәй фасыллары  аеручы  илһам көче өсти, димәк, яңа иҗади «урак өсте» башлана. «Кама таңнары» оешуның 50 еллыгын көз җиткәч билгеләп үтәргә җыеналар. Иҗат кичәсе итеп зурдан бәйрәм итүгә алынсалар, оештыру мәсьәләләренә хәзердән үк керешергә кирәк, дигән нәтиҗәгә килделәр. 
Материалларны Әлфия ХАФИЗОВА туплады.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X