Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Гомуми «санлаштыру» – ничек НТР-24 белән калырга?

3 июньнән шәһәр һәм район санлы телевидениегә күчә. Белгечләр әйтүенчә, без алга – «якты технологик киләчәккә» бер адым ясаячакбыз. Гади итеп әйткәндә, безнең телевизорлар сигналларны тагын да сыйфатлырак кабул итәчәк, сурәтләре тагын да ачыграк булачак, кыскасы, бу – яраткан программаларыбызны, фильмнарны тагын да камилрәк сыйфатта караячакбыз дигән сүз.

Боларга куанмыйча мөмкин түгел. Әмма әлеге «санлы алгарыш»та җитди җитешсезлекләр дә бар – кабель операторына тоташтырылмаган һәм элекке заманнардагы кебек антенна телесигналын кабул иткән кешеләр июнь аеннан җирле һәм республика телеканалларын, шул исәптән НТР- 24 не карау мөмкинлегеннән мәхрүм калырга мөмкин. Нигездә, бу авыл халкына кагылачак. 
Бу язмада югарыда бәян ителгән проблемалардан ничек котылырга һәм, яратып өлгергән телепрограммалар белән бергә, ничек «аналог дулкыны»нда калырга икәнен аңлатабыз.

Санлы приставка «аналог»ка хөкем карары түгел

Санлыга күчкән чакта НТР-24 телеканалы белән калуның иң дөрес ысулы турында сөйләү өчен, башта 3 июньнән соң безне ни көткәнен ачыклыйк. Телевизорны өй антеннасы ярдәмендә карый торган кешеләр үзләре күнеккән бу бәхеттән тулысынча мәхрүм ителмәячәк – билгеләнгән көннән соң, аларның зәңгәр экраннары «Первый» һәм «Россия 1»не трансляцияләүдән генә туктаячак. Әлбәттә, үзәк телеканалларсыз калырга теләк белдерүчеләр аз булачак, шуңа күрә санлы сигналга күчәргә туры киләчәк. Моны эшләү өчен тиешле приставка сатып алу да җитә. Әмма ул очракта аның хуҗалары җирле һәм республика телеканалларын карау мөмкинлегеннән мәхрүм ителә. Килеп туган әлеге хәлдән чыгуның иң гади ысулын тәкъдим итәбез, ул барысын да элекке ияләнгән урыннарында калдырырга ярдәм итәчәк.
Бер үк вакытта санлы һәм аналоглы телевидениене карау өчен, телевизорны берьюлы ике чыганакка тоташтырырга кирәк. Моның өчен өй антеннасының, ягъни авыл кешеләренең, кагыйдә буларак, йорт фасадына беркетелгән антеннасы кабеленең ТВ сигналын аергычка (разветвитель) тоташтырырга кирәк. Аның беренче чыгышын телевизорның гадәти антенна «тишеге»нә куярга кирәк. Кабельнең икенче чыгышын санлы приставкага ялгарга, ә аннары инде HDMI-разъемга тоташтырырга кирәк. Шулай итеп, телевизорыгызны стандарт көйләгәннән соң, сезнең телевизор 20 санлы сигнал һәм, ким дигәндә, «Яңа гасыр» республика каналын һәм НТР-24не кабул итәчәк. Болай тоташтыруны схема рәвешендә тәкъдим итәбез (түбәндә).
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: сатуда санлы һәм аналоглы сигналларны аеручы санлы приставкалар да бар.
Әгәр бу схеманы үзегез мөстәкыйль рәвештә җыя алмыйсыз икән, махсус өйрәтелгән волонтерлар ярдәмгә киләчәк. Әмма 8-987-238-07-83 телефон номерына шалтыратып, аларны үзегезнең өегезгә чакыртканчы, санлы приставка һәм аергыч (сплиттер) сатып алырга онытмагыз.

Ярдәмгә – кабель операторлары 

Дөнья, федераль, республика һәм җирле телеканалларны тулысынча карау мөмкинлеге кабель провайдерлары абоненты булган кешеләрдә булачак. Алар бездә өчәү – «Таттелеком», «Дом.ру» һәм «МТС». Югарыда аталган операторларның берсенә тоташтырылгач, 3 июньдә сез бернинди үзгәрешне дә сизмәячәксез – телевизорыгыз, искәрмәләрсез, барлык телеканалларны да күрсәтәчәк. Сүз уңаеннан, провайдерларның һәркайсы төрле категория гражданнарга, шул исәптән, пенсионерларга да исәпләнгән тариф планнарын сайлап алырга тәкъдим итә. Аларның һәркайсының үз тапшыру зонасы бар.

МТС

Түбән Кама шәһәрен үз эченә ала.
Тоташтыру ысуллары:
– тоташтыру өчен 8800 250 00 50 номеры буенча заявка бирергә,
– МТС хезмәт күрсәтү офисларында,
tatarstan.mts.ru сайтында заявка тутырырга. 
«Весь МТС» тарифы планы (аена 340 сум).
Лимитсыз мобиль элемтә БУШЛАЙ,
+ өй интернеты 100 Мбит/с,
+ санлы ТВ 140 канал,
• ТВ-приставкалар арендалау бушлай,
* Wi-Fi-роутер арендалау айга 60 сум.
«База» тарифы планы (санлы телевидениене карау өчен булган приставканы арендалауны исәпкә алмыйча аена 270 сум),
140 канал (27 HD, 1 UHD).
«Отличный Социальный» тарифы планы (санлы телевидениене карау өчен приставка арендасын исәпкә алып, аена 160 сум), санлы 58 канал.

ДОМ.ru

Түбән Кама шәһәрен үз эченә ала.
Тоташтыру ысуллары:
– тоташтыру өчен 8 (8555) 322-786 номеры буенча заявка бирергә,
– ДОМ.ru ның хезмәт күрсәтү офисларында, 
nk.domru.ru сайтында заявка тутырырга. 
«Мне нравится S» тарифы планы (айга 550 сум):
Интернет 50 Мбит/сек,
133 ТВ каналы (31 HD).
«Мне нравится M» тарифы планы (айга 650 сум):
Интернет-70 Мбит/сек,
133 ТВ каналы (31 HD).
P.S: Без 322-786 номеры белән телефоннан шалтыратып, ДОМ.ru компаниясе вәкиле белән элемтәгә кердек. Аның әйтүенчә, провайдер Түбән Камада яшәүчеләргә бары тик телевидениене генә үз эченә алган күпкә отышлы тариф тәкъдим итә. Аңа тоташып, «аналоглы» телевизор 61 каналны, санлы телевизор 130 каналны алачак. Аның бәясе аена 310 сум.

ТАТТЕЛЕКОМ

Колачлау зонасы – Түбән Кама шәһәре, Кама Аланы һәм Түбән Кама районы торак пунктлары (Ачи, Поповка, Тау иле, Тетвель, Кашай, Троицкий, Оша, Макаровка авылларыннан тыш).
Тоташтыру ысуллары:
– тоташтыру өчен 8(8555) 42-18-28 номеры буенча заявка бирергә,
- Таттелеком хезмәт күрсәтү офисларында,
tattelecom.ru сайтында заявка тутырырга.
«Меняй антенну на кабельное» АКЦИЯСЕ. 
Санлы тапшыруларга күчү сәбәпле, Түбән Кама районы һәм торак пунктларында яшәүчеләргә телевидениене абонент түләве айга 150 сум  белән тоташтыру мөмкинлеге барлыкка килде. Җирле каналларны һәм яңалыкларны карау мөмкинлеге булачак. 
Заманча телевизор – 170 санлы кабельле ТВ каналы, шуларның 46сы  HD сыйфатында.
Иске телевизор (2013 елга кадәр чыгарылган) – «аналоглы» сыйфатта 62 канал.
Түбән Кама районы торак пунктларында 140 канал, шуларның 5 се HD сыйфатында.
Тулырак мәгълүмат 8(8555) 42-18-28 телефоны буенча.
База КТВ/ЦКТВ/IPTV телеканаллар пакетларында абонент түләүнең күләме, акцияне исәпкә алып:
– 1 елдан 365 көнгә кадәр – аена 150 сум,
– 366 көннән 1095 көнгә кадәр – аена 200 сум,
– 1096 көннән– аена 270 сум.
Күргәнегезчә, «санлы»га күчкәндә яраткан каналлардан аерылмау вариантлары күп. Барысы да сезнең финанс мөмкинлекләрегезгә бәйле. Аналоглы антенна белән катнашкан санлы приставка – килеп туган мондый хәлдән чыгуның, бары бер тапкыр гына бер мең сумнан аз гына артыграк финанс чыгымнары тотып, аз санда телеканаллар алу мөмкинлеге бирә торган иң арзанлы юл. Ә кабельле операторларга тоташу гаилә бюджетында күбрәк чыгым таләп итәчәк, шул ук вакытта сезнең телевизорның сигналларны алу мөмкинлеге дә киңрәк булачак. Сайлау үзегездән тора. Әмма әлеге язмада тәкъдим ителгән һәр вариант 3 июньнән соң да НТР-24 телеканалы белән калырга мөмкинлек бирә.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев