Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Гомерен Башкортстан коткаручылары саклап калган аккош Түбән Камада яшәячәк

Хәзер аның тормышына куркыныч янамый. Шушы көннәрдә аны “Түбән Кама Нефтехим” аучылык хуҗалыгына алып кайталар

Аккошның язмышы фаҗигале. Мартин, аңа шундый кушаматны коткаручылары биргән. Узган елның декабрендә Уфада волонтерлар җирле сулыкта аккошны күреп ала. Браконьерлар аның сул канатын имгәткән, шуңа да ул җылы якка китми кала.

Алынган имгәнүләр аркасында Мартин беркайчан да кыргый табигатьтә яши алмый. Хәзер ул  “Түбән Кама Нефтехим”ның аучылык хуҗалыгында көн күрә. Биредә барлык шарлар да булдырырлган. Ясалма күл ел әйләнәсе боз белән капланмый, ашауга да кытлык юк.

Фото pixabay.com сайтыннан алынды.

Чыганак: https://ntr-24.ru

 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев