Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Гөлшат Зәйнашева – моңнар иясе

Халык тарафыннан танылган шагыйрә, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, халкыбыз мәхәббәте лауреаты Гөлшат Зәйнашеваның тууына 90 ел тулды. Ярты гасыр дәвамында шигърияттә бик уңышлы эшләп мәйдан тоткан мәшһүр шагыйрә хөрмәтенә Каенлы авылы мәдәният йортында әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. «Күңелле ял итегез» җыры белән башланып китеп, ике сәгать барган кичәдә...

Халык тарафыннан танылган шагыйрә, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты, халкыбыз мәхәббәте лауреаты Гөлшат Зәйнашеваның тууына 90 ел тулды. Ярты гасыр дәвамында шигърияттә бик уңышлы эшләп мәйдан тоткан мәшһүр шагыйрә хөрмәтенә Каенлы авылы мәдәният йортында әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. «Күңелле ял итегез» җыры белән башланып китеп, ике сәгать барган кичәдә аның егермедән артык җыры, күп кенә шигырьләре, юмористик әсәрләре яңгырады, шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗатына күзәтү ясалды.
Гөлшат Зәйнашева - ике йөзләп җыр авторы. Күпләр аларның авторы кем булуын да белмичә, халык җыры итеп җырлап йөри. Халык көйләренә язылган җырлары да шактый аның (мәсәлән, «Туй җыры», «Урманнарда йөрдем», «Кердем карурманнарга» һ.б.). Юкка гына «Илле җыр» китабы өчен Габдулла Тукай исемендәге премия бирелмәгән икән шагыйрәгә. Аның классикага әйләнгән җырлары һәрвакыт халкыбыз күңелендә калачак. Җырчыларыбыз Илсөя Сәхәбиева, Роза Чутаева, Зөлфия Мингәрәева, Фәүзия Әхмәтшина, Разия Якупова, Ләйсия Әхмәтова, Рита Әхмәтова һәм яшь җырчы кызларыбыз Гөлназ, Ариадна, Язилә, Елена башкарган җырларга залдагы тамашачының кушылып җырлап утыруы шуны раслый. Чын мәгънәсендә истәлек-кичә булды бу, шагыйрәне күпләр чиксез ярату һәм сагыну хисләре белән искә алдылар.
Гөлшат апа драматург та бит әле. Бу кичәдә Каенлы үзешчәннәре Фәридә Мостафина, Илфат Яруллин, Разия Якупова, Илназ Сафин, Әмир Әхмәдов, Инзилә Шәйдуллина аның «Кем Гүзәл?», «Гайфи бабай, өйлән давай!» (фотода) спектакльләреннән өзекләр күрсәттеләр, юмористик хикәяләрен, шигырьләрен сөйләделәр.
Гөлшат Зәйнашева белән якыннан таныш булган авылдашыбыз Саимә апа Сөләйманова истәлекләре белән уртаклашты. Бәкер шифаханәсендә танышып бергә үткәргән берничә көннәре аның күңелендә гомергә уелып калган якты истәлек булып саклана икән.
Унбиш яшьлек кыз бала:
Шагыйрь булып,
китабыңны тотып,
Кайтсаң иде Туган ягыңа! -
дип хыяллана.
Гөлшат апаның хыяллары тормышка ашты. Үзеннән соң да онытылмаслык әсәрләре, җырлары калды. Бүген дә аның җырлары яктылыкка, матурлыкка чакырып, хыялларның тормышка ашуына ышандыручы җырлар.
Флера ГАРИПОВА,
Каенлы авылы китапханәчесе.
Фото https://vk.com/sdkkaenly сайтыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев