Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Газетага да язылдылар, бүләкле дә булдылар

2019 елның икенче яртыеллыгына газетабызга язылучылар арасында үткәрелүче «Туган як»тан бүләк» конкурсына узган сишәмбедә йомгак ясалды.

Конкурста барлыгы 244 язылучыбыз катнашты. Призлар саны узган елдагыга караганда күбрәк иде. Дөрес, бүләкләрнең зурлыклары да, бәяләре дә төрле. «Энә дә бүләк, дөя дә бүләк» дигәндәй, кемгә нәрсә чыга инде –анысы бәхет эше! 
Гадәттәгечә, конкурсның барышын карарга күзәтүчеләр дә чакырдык. Әлеге җаваплы вазифаны башкарырга Бөтендөнья татар конгрессының Түбән Кама бүлеге башкаручы директоры Вәсилә Исмәгыйль кызы Исмәгыйлева, Түбән Кама аксакаллар шурасы һәм «Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзасы, газетабызның штаттан тыш хәбәрчесе Васил Гали улы Камалов ризалык белдерде. Шулай ук, күркәм гадәт буенча, купоннарны барабаннан алып торуда ярдәм итүне 64 нче балалар бакчасының 11 нче төркемендә тәрбияләнүче Айлинә Фәттаховага ышанып тапшырдык. Конкурсның барышын күзәтеп торырга килгән газетага язылучыларыбыз да байтак иде. Менә шундый күп кешеләр күзәтчелеге астында конкурс бик гадел узды.
Шулай итеп, призлар түбәндәге кешеләргә чыкты:
«Диңгез сулышы» тоз мәгарәсенә абонементлар Р.Насыйбуллин (Тоба авылы, Ленин ур., 64), С.Гыйздәтуллина  (Химиклар ур., 70 г);
«Додо пицца» пиццериясенә 1000 сумлык сертификатлар – Х.Талипова (Түбән Уратма авылы, Кояшлы ур., 1), З.Вагыйзова (Студентлар ур., 16), И.Шәйхетдинов (Төзүчеләр ур., 38), К.Габдуллин (Шинчылар ур., 56), Ф.Шәмсетдинов (Бызов ур., 3), А.Локманова (Төзүчеләр ур., 52);
«Фотосессия»гә сертификат – Г.Кадыйрова (Менделеев ур., 26 );
Мендәр  – М.Леонтьева (Төзүчеләр ур., 42);
Универсаль яшелчә кискеч – Р.Шәрипов (Вахитов ур., 27 б);
Намазлык  – Ф.Җиһаншин (Сөембикә ур., 59);
Су фильтрлау өчен кувшин – Р.Фәттахова (Гагарин ур., 27);
Стена сәгате – К.Закирова (Шинчылар ур., 56);
Сөлгеләр җыелмасы  – Ф.Гәрәева (Спорт ур., 11);
Зур пыяла савыт  – Х.Сәйфуллин (Химиклар ур., 25);
Аш бүлмәсе өчен җыелма – А.Латыйпова (Баки Урманче ур., 3 ), П.Миңнегалиева (Шинчылар ур., 48);
Яулык – А.Мугизова (64 нче балалар бакчасы), Р.Хафизова (Яшьлек ур., 8), Ф.Шиһапов (Баки Урманче ур., 3), Р.Мөлекова (Химиклар ур., 60), М.Мирзаянова (Корабельный ур., 30);
Каплы чәйләр – М.Мусин (Гагарин ур., 18);
Виктор Шадринның «Данил батыр» дигән китабы – С.Зәйнуллина (Химиклар ур., 60), М.Ризванова (Студентлар ур., 8), З.Рәхимова (Шинчылар ур., 44), Ш.Садриев (Вахитов ур., 8/14);
«Иҗатымда сиңа һәйкәл, шәһәрем» китабы – М.Деникаева (Сөембикә ур., 72);
Спонсорлардан торт – Р.Вәҗиев (Корабельный ур., 30), М.Шәйморзин (Сөембикә ур., 72), И.Елисеев (Төзүчеләр ур., 7);
Тәм-томнар җыелмасы – Ф.Хәмидуллина (Вахитов ур., 2),  А.Каранаева (Келәтле авылы, Үзәк ур., 44), С.Салеева (Красный Ключ бистәсе, Үзәк ур., 4), Р.Яруллин (Кама Аланы бистәсе, 1/37),  Н.Фәттахова (Шинчылар ур., 7), Е.Филлипова (Менделеев ур., 1 а), К.Төхбәтуллин (Спорт ур., 13 а),  Р.Гайнуллин (Тукай ур., 17), А.Хөсәенова (Мәктәп бульвары., 11/1), А.Хаҗиева (Менделеев ур., 4),  А.Мифтахова (64 нче балалар бакчасы), З.Бадыйкова (Химиклар ур., 86), И.Гаптуллин (Вахитов ур., 14),  И.Гыймранов (Келәтле авылы, Лесная ур., 1), З.Минһаҗева (Төзүчеләр ур., 54), М.Әфләтунова (Төзүчеләр ур., 19),  Н.Сибгатова (Тынычлык ур., 61), Р.Миңнебаева (Тын аллея ур., 12).
Һәм иң кызыклысы шул: бирегә күзәтүче булып килгән дүрт кешегә ( Р.Шәрипов, Р.Мөлекова, А.Хөсәенова, А.Хаҗиева) приз чыгып, алар бүләкләрен шунда ук алып кайтып та киттеләр. Конкурсның барышын карап торучылар бу хәлгә алардан ким шатланмагандыр.
Тагын бер кызыклы мизгел: штаттан тыш хәбәрчебез, узган ел редакциянең Н.Кузнецов исемендәге бүләгенә ия булган Земфира Рәхимова да конкурска бүләк тапшырган иде, үзенә дә бүләк чыкты. 
Шулай итеп, отыш чыккан язылучыларыбызның барысын да котлыйбыз һәм югарыдагы исемлектә үз фамилияләрен күргән кешеләрнең якын көннәрдә (бары тик эш көннәрендә генә) 8.00-17.00 сәгатьтә (төшке ял – 12.00-13.00 сәгатьтә) бүләкләрен килеп алуларын сорыйбыз.
Конкурста катнашкан барча язылучыларыбызга рәхмәт белдерәбез. Мондый конкурслар киләчәктә дә узар, «Туган як»тан аерылмагыз, кадерле газета укучыларыбыз!
Призлар туплауда ярдәм күрсәткәннәре өчен НТР медиахолдингы җитәкчелегенә, Үзәк мәчеткә, фотограф Г.Давыдовага, эшмәкәр А.Әхмәтшинага, «Данил батыр» дигән затлы китаплары өчен Виктор Шадринга, «Диңгез сулышы» тоз мәгарәсе хуҗасы Г.Нуриевага һәм башкаларга олы рәхмәтебезне белдерәбез!
Фәрит ИМАМОВ.
Л.Заһретдинова фотолары.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев