Газетага да языл, спектакль дә кара...
Хөрмәтле газета укучыларыбыз, 2019 елның икенче яртысына газеталарга вакытыннан алда яздыру бара. Шунысын искәртәбез, 1 апрельдә язылу бәяләре артканчы, «Туган як»ка хәзер язылып куйсагыз, отышлырак була. Газетага шәһәр һәм районның барлык элемтә бүлекләрендә һәм редакциянең үзенә килеп тә язылырга мөмкин.
18-22 февральдә «Туган як» газетасы редакциясенең үзенә (Химиклар урамы, 64 а йорт) килеп язылучыларга Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама драма театрының Халык иҗаты йортында булачак «Ә таңнар гүзәл тынлыкта иде» спектакль-премьерасына (25 февральдә, 18.30 сәгатьтә) билетлар бирәчәкбез. Билетлар санаулы гына булганлыктан алар газетага язылучыларга конкурс тәртибендә биреләчәк. Теләүчеләргә татарча китаплар да сайлап алу мөмкинлеге бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев