Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Газетага да языл, бүләк тә ал

Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2019 елның икенче яртысы өчен газета-журналларга язылу кампаниясе бара.

Газетага шәһәрдәге һәм райондагы барлык элемтә бүлекләрендә яки редакциянең үзенә килеп (Химиклар урамы, 64 а) язылырга мөмкин. Өй адресыгызга китерү өчен «Туган як»ка язылу бәясе: тулы комплектка (сишәмбе һәм җомга саннарына) – 726  сум, җомга саннарына –  588 сум; Бөек Ватан сугышы ветераннарына, I һәм II группа инвалидларга (тиешле таныклыкларын күрсәтеп) ташламалы бәяләр каралган – тулы комплект 648 сум 54 тиен, җомга саннарына 537 сум 48 тиен. 

Анастасия Усачева бүләге

Мәгариф ветераны, күп китаплар авторы Анастасия Тимофеевна, редакциягә килеп, «Туган як»ка язылучыларга бүләккә үзенең күптән түгел басылып чыккан «Моң чишмәләрем» дигән китабын калдырып киткән иде. Төсле рәсемнәр белән яхшы сыйфатлы кәгазьгә басылган ул китапларны редакциянең үзенә барып язылучыларга бүләк итәргә ниятлибез. Әлеге китапларны алдан килеп язылучыларга бирә барачакбыз. Теләгәннәргә башка бүләкләр, татарча китаплар, «Казан утлары» һәм «Мәйдан» журналлары сайлап алу мөмкинлеге дә бар.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев