Файдалы очрашу
Түбән Кама полиция хезмәткәрләре агросәнәгать һәм медицина көллиятләре студентлары белән очрашты.
Наркотиклар әйләнешенә күзәтчелек итү бүлегенең өлкән тикшерүчесе Лариса Парфенова тыелган матдәләрне кабул итүнең начар нәтиҗәсе турында сөйләде, наркотикларны саткан өчен, гомумән, алар белән эш иткән өчен нинди җәза каралганын аңлатты. Очрашуда тематик видеофильмнар күрсәтелде.
"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев