Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Эт асрыйсың килсә, күршеңнән рөхсәт ал

«Үз хуҗалыгымда нишлисем килә — шуны эшлим» дип яшәүче эт асраучыларга хәзер янәшәдәгеләрнең фикерләре белән дә исәпләшергә туры килер, мөгаен.

Яңа елдан кешеләр тормышында гына түгел, ә этләр өчен дә яңа законнар гамәлгә керәчәк. Дөрес, барлык кабул ителгән законнар үтәлсә, яки үтәлеше тикшерелсә, бәлки борчылырга урын булыр иде дә. Тик бездә кабул ителеп тә, үтәлмәгән законнар буа буарлык. Монысы да шулай булып калмаса иде.

Закон кирәкле һәм карлар эри башлаганчы кабул ителсә аеруча яхшы булачак. Чөнки яз җитүгә аяк атлаган саен этләр калдырган "күчтәнәч"кә басу ихтималы үсә. 

Бу юлы сүз сукбай этләр хакында түгел, ә үзебез белән бергә яшәгән "дүрт аяклы дуслар«ыбыз хакында. Яңа кагыйдәләр шактый күп, шуларның кайберләренә генә тукталып үтик. Әйтик, берсе — әгәр сез тулай торакларда, коммуналь квартирларда яшисез икән, нинди дә булса хайван асрарга теләсәгез, күршеләрегездән рөхсәт алырга кирәк булачак. Бу инде «малосемейкаларда» шыпырт кына бер көтү песи асраучыларга көн бетәчәк дигәнне аңлата. 

Тагын бер кагыйдә — эт хуҗалары хайваннарын «һава суларга» алып чыкканда эш көннәрендә кичке уннан иртәнге алтыга, ял көннәрендә кичке унбердән иртәнге алтыга кадәр тынлык режимын сакларга тиеш. Ә инде үз хуҗалыгымда нишлисем килә — шуны эшлим диючеләр дә, капкаларына тиешле язма һәм эте чыгып качмаслык шартлар тудырырга тиеш. 

Ундүрт яшьтән кечкенә балаларга зур гәүдәле этләрне йөртергә алып чыгу тыелачак. Салган баштан, наркотик матдәләр кулланган кешеләр дә этләр белән һава суларга чыга алмый. Кабул ителәчәк законнар нигезендә медицина, мәгариф һәм физкультура-спорт оешмалары, пляжлар мәйданнарында, күп фатирлы йорт территориясендә йорт хайваннарын йөртү тыела. 

Әгәр эт йөрергә ярамаган урында йомышын үтәсә яки утыртылган яшеллекне бозса, мәчегә ташланса — хуҗасына җавап тотарга туры киләчәк. 

Алда телгә алынган тыюлар махсус хезмәтләрдә файдаланыла торган этләргә һәм күрү буенча инвалидларны озатучы этләргә кагылмый. Карарның үтәлешен Баш ветеринария идарәсе контрольдә тотарга тиеш булачак. 

Бу очракта мине таякның икенче башы шикләндерә: яңа кабул ителгән законнардан куркып, эт-мәче хуҗалары аларны урамга гына куып чыгармасмы икән?.. Бу үз чиратында тагын сукбай этләрнең артуына китерәчәк. 

Әле закон кабул ителмәгән, ә инде халык кызып-кызып кагыйдәләр турында фикер алыша. Әйдәгез, шуларның берничәсенә тукталыйк. 

Алсу Гайсина: Башка законнарның үтәлешен икшермәгән кебек, бу яңа законнарны да санга сугучы булмас кебек". 

Азат Зарифуллин: Тагын Америка ачуның кирәге бармы? Миңа калса, бер закон чыккан иде бугай бит инде. Эт-мәчеләргә бәйләнеп вакыт уздырганчы, аларның хуҗаларына законнарны катгыйландырырга. Закон үтәлми, бозучыларга да җәза каралмаган".

Алинә Дмитриева: Иртән иртүк эшкә барганда урамда инде этләрен йөртергә алып чыгучылар җитәрлек. Һәм алар күбесе бәйдә дә түгел, борынчык та кидертелмәгән. Яңа закон кабул ителгәч, курыкмыйча иртән эшкә барырга мөмкин булачак". 

Закон булгач, аны бозучылар җаваплылыкка тартылырга тиеш бит инде. Штрафмы, административ чарамы — монысын төбәкләр үзләре хәл итәчәк.

Фото stock.adobe.com.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X