Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Эшләре күп булган

Түбән Кама медикларының узган бәйрәм көннәрендәге эшләренә нәтиҗә ясагач, алар "Яңа ел каникулы"нда эш юклыктан зарланмаганнар, диясе килә. Гомуми бәйрәм көннәрендә "Ашыгыч ярдәм" бригадалары барлыгы 1941 чакыруга барган. Чакырулар буенча беренче урында - терапия, икенче - хирургия, өченче урында йогышлы авыру төрләре тора. Табибларга, шулай ук, пычак җәрәхәте алуның -...

Түбән Кама медикларының узган бәйрәм көннәрендәге эшләренә нәтиҗә ясагач, алар "Яңа ел каникулы"нда эш юклыктан зарланмаганнар, диясе килә.
Гомуми бәйрәм көннәрендә "Ашыгыч ярдәм" бригадалары барлыгы 1941 чакыруга барган. Чакырулар буенча беренче урында - терапия, икенче - хирургия, өченче урында йогышлы авыру төрләре тора. Табибларга, шулай ук, пычак җәрәхәте алуның - 2, спиртлы эчемлекләр белән агулануның 52 очрагына барырга туры килгән. "Ашыгыч ярдәм" килеп җиткәнче, кинәт үлүнең 25 очрагы теркәлгән. 163 мәртәбә сулыш юлларындагы йогышлы авыруларга чакырганнар. "Ашыгыч ярдәм" табибларына юл-транспорт фаҗигасендә зыян күргән кешеләргә дә ярдәм итәргә туры килгән. Шул 8 көн эчендә 320 кешене стационар дәваханәләргә китергәннәр, 502 кеше төрле дәрәҗәдәге имгәнүләр белән травмпунктка мөрәҗәгать иткән. Монда шунысын да әйтү урынлы булыр, түбәнкмалылар күбрәк, тауларда һәм шугалакларда егылып имгәнгән. Бәйрәм көннәрендә дәваханәләргә китерелгәннәрнең 9ы исерек хәлдә булган. Медицина ярдәменә мохтаҗ 571 авыру (45е исерек хәлдә) амбулаторияләргә мөрәҗәгать иткән, авыруларның 43енә операция ясалган, 22 түбәнкамалы алькогольгә бәйлелек буенча тернәкләндерү үзәгенә китерелгән.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев