Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Эш кешесенең кадере бармы?

Күпмедер дәрәҗәдә бар бугай. Исем китте.

Әнә, телевизордан урам себерүчеләр турында сөйләделәр әле. Югыйсә, үзәк телевидениедә гел ирсез бала табучыларны, кайчандыр, кемнәрнеңдер сөяркәләре булып, хәзер шул тапшыруларда кысылып йөрүчеләрне һәм эшләмичә, кешене һәм дәүләтне талап, эш кешесенә җирәнеп караганнарны гына күрсәтәләр һәм, күп очракта, әхлаксыз яшәү рәвешен пропагандалыйлар иде. 
Ә урам себерүче хезмәтен күптән күрә белергә кирәк, мин моны күптән теләгән идем инде. Шәһәр әле татлы йокыда, хәтта заводка эшкә баручылар да уянып кына килә, ә алар инде подъездларны җыештырып, урамга чүп җыярга чыкканнар, кар көрәргә керешкәннәр. Хезмәт хаклары да зур түгел. Совет заманындагы кебек ташламалар да юк бугай үзләренә.  
Безнең яшьлек чорында урам себерүче булып эшләүчеләргә «служебный» квартир бирәләр иде. Хәзер андый нәрсә бармы икән ул? Теләсәләр, хезмәт ияләренә әллә никадәр ташламалар бирергә була. Елга бер, исеме дә телне сындырырлык ниндидер ярышта гына катнаштырып, эш кешесенә хөрмәт уятып буламы икән? Юктыр. Мәктәпне тәмамлап чыгучыларның 70-80 проценты югары уку йортына керергә хыяллана икән, монда тагын нинди сүз булырга мөмкин?!  Урта яшьтәге мәктәп балалары хәтта эшче һөнәрләрнең исемнәрен дә белми. Кызык өчен генә, кем ул фрезерчы, токарь, столяр дип сораган идем – белүче булмады...
Күрәсезме, сизәсезме – урам себерүчеләр, сантехниклар арасында пенсия яшендәгеләр күпчелекне тәшкил итә. Шулай булмый ни! Телевизордан «алтын яшьләр»не күреп үскән буын  кар көрәп тормый ул. Баскычтан менгәндә тәмәке төпчеген ташлап калдыра, төкерә – тик, үтерсәң дә, үз артыннан җыештырмый. Сыра эчкән шешәсен тәрәзә төбендә калдырып китә, ә үрелеп чүп савытына ата белми. Иртән халык барыбер эшкә бара, юл уңаеннан, чүпләрен контейнерга кадәр алып чыкса да була – юк, күбесе чүп чыгару торбасына ташлап калдыра. Розеткасы ватылса, хатыны «муж на час» чакыра.
Хезмәтләре тиешенчә бәяләнми торган һөнәр ияләре әле тагын бар. Кайберләренең айлык эш хаклары депутатларның бер ресторанда ашап чыгу бәясеннән дә азрак. Шулай булгач, кем килсен инде анда? Теләгем шул: хөкүмәт андыйларга да йөз белән борылып, хезмәтләрен тиешенчә бәяли башласын иде.
Моннан берничә ел элек 5-8 яшьлек балалар белән үскәч нинди һөнәр ияләре булырга теләүләре турында сөйләшкән идек. Җаваплар шаккаттырды. Балаларның җырчы, модельер, депутат, түрә, хәтта акча күп бирәләр, гел кунакта гына йөриләр дип, мулла буласылары килә. Тик берсенең дә автобус йөртәсе, ипи пешерәсе, күлмәк тегәсе килми. Без балачакта хыялланган космоска очарга теләүчеләр дә юк.
Бу – безнең тәрбия җимеше. Кызганыч, ләкин факт!
Илһамия ГАФФАРОВА.
 

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев