Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Энә дә, дөя дә бүләкме?

Ватан сакчылары көне җиткәндә хатын-кызлар кибетләргә юнәлә. Әтисенә, бабасына, иренә, улына, энесенә, абыйсына бүләк аласы бар ич! Кайберләре интернеттан гына эзли. Ә анда ни генә юк: бәйрәмчә бизәлгән шоколад, танк рәвешендә бәйләнгән тапочкалар, консерв банкасына тыгылган оекбаш, тагын әллә ниләр.... Болар көчле затларыбызга кирәкме? Гомумән, алар нинди бүләкләр бирүне яратмый? Бу хакта үзләреннән сорашырга булдык. Бәлки, җаваплары бүләк сайлауда сезгә ярдәм итәр.

Фирдәвис ХАНОВ, Түбән Кама муниципаль районы башлыгының архитектура һәм шәһәре төзелеше мәсьәләләре буенча киңәшчесе:
– Ирләргә одеколон бүләк итү килешми. Бер елны миңа әллә никадәр одеколон бүләк иттеләр. Һәр кешенең яраткан фирмасы, исе бар. Элек күлмәк бирәләр иде. Мохтаҗлык заманы булганга, үлчәмен дә карамыйлар. Шуңа күрә өйдә 20ләп киелмәгән күлмәк ята: берсе киң, берсе тар, дигәндәй... Оекбашлар да төрле төстә, үлчәмдә була, шуңа күрә аны да белеп алырга кирәк. Ә бервакыт балчыктан ясалган зур, иләмсез, авыр ваза бүләк иттеләр. Андый әйберне башка кешегә дә биреп булмый, фатирда да урын таба алмадык. Бүләкне үзем белән киңәшләшеп алуларын яратам. Хәзер бит бөтен нәрсә бар, күчтәнәч алып килеп, бергәләп чәй эчсәк, ничек күңелле була!

Рамил ХӘМИДУЛЛИН, перинаталь үзәге булган балалар хастаханәсенең баш табибы:
– Ирләр өчен иң кирәкмәгән бүләк чәчәк, дип саныйм. Һәрхәлдә, үземә чәчәк биргәнне яратмыйм. Бүләк алдан уйланылган һәм чын күңелдән булырга тиеш. Модага ияреп, ни дә булса сатып алуны өнәмим. Кызым еш кына оекбаш бүләк итә, мин бер дә каршы түгел. Оекбаш гел кирәк була. Гомумән, якыннарым һәрвакыт кирәкле әйберләр, күбрәк эш кораллары: перфоратор, дрель, шомарту станогы һ.б. бүләк итә. Чын иргә мондый бүләкләр һәрвакыт кирәк.

Айдар ФӘРЕТДИНОВ, Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, мәгариф идарәсе начальнигы:
– Иң начар бүләк – игътибарсызлык. Әгәр дә бүләк бирү түгел, хәтта котламасалар, моннан начаррак ни бар?! Сюрпризларны яратам. Бүләкләрнең кайсы начары, кайсысы яхшысы, дип тәгаен гына әйтә алмыйм, чөнки татар халкында «Энә дә бүләк, дөя дә бүләк» дигән әйтем бар. Үзем өчен иң зур һәм кадерле бүләк итеп кызым ясаган рәсемне саныйм.

Юрий ПАВЛОВ, Туфан Миңнуллин исемендәге татар дәүләт драма театры артисты:
– Кешене якын итәм икән, нәрсә бирсә дә – оекбаш булсынмы ул, теш щеткасымы – шатланып кабул итәм. Ә менә җаным сөймәгән кешедән кыйммәтле бүләкне дә алмыйм. Кайбер кешеләр, буш кул белән бармас өчен генә, мәгънәсез сувенирлар, бернәрсәгә кирәкмәгән әйбер сатып ала. Якыннарымнан алдан берни сорамыйм, сюрпризлар яратам. Шулай да, сезгә генә сер итеп әйтәм: студиядә тавышны яздыру өчен яхшы сыйфатлы микрофон турында хыялланам.

Рөстәм ӘСӘДУЛЛИН, «Илһам» татар эстрада ансамбле җырчысы, НТР телерадиокомпаниясенең «Яңалыклар» тапшыруын алып баручысы:
– Иң яратмаган бүләк – арзан одеколон. Аннан килгән спирт исе борынны яра. Ә менә оекбашларны теләп кабул итәм. Алар һәрвакыт кирәк. Кайбер танышлар вак-төяк сувенирлар бирергә ярата. Аларын шкафка тутырам, аннары югалып бетәләр. Яхшы бүләк кыйммәтле булмаска да мөмкин бит. Бервакыт шарф сатып алырга ниятләп йөргән вакытта бүләк иттеләр! Хатыным да сюрприз ясый белә: узган ел – матур күлмәк, ә аннан алдагы елда селфи таягы бүләк итте.

Лилия ЗАҺРЕТДИНОВА.
Фотолар язма геройларының шәхси архивларыннан алынды.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев