Татар LIFE

Түбəн Кама шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Кичә, бүген, иртәгә

Экзит-пол: Владимир Путин Татарстанда 80 проценттан артык тавыш җыйган

Фото: Ильнар Тухбатов Татарстанда барлыгы 13,5 мең кеше сораштырылган. (Казан, 18 март, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Экзит-пол нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Татарстанда узган сайлауларда Президентлыкка кандидатлар арасында 80,9 процент тавышны Владимир Путин җыйган. Бу хакта КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, Эксперт советының җаваплы сәркатибе, сәяси фәннәр докторы Андрей Большаков хәбәр итте. КФУның конфликтология кафедрасы...

Фото: Ильнар Тухбатов

Экзит-пол: Владимир Путин Татарстанда 80 проценттан артык тавыш җыйган Татарстанда барлыгы 13,5 мең кеше сораштырылган.

(Казан, 18 март, "Татар-информ", Ләйлә Хәкимова). Экзит-пол нәтиҗәләре күрсәткәнчә, Татарстанда узган сайлауларда Президентлыкка кандидатлар арасында 80,9 процент тавышны Владимир Путин җыйган. Бу хакта КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, Эксперт советының җаваплы сәркатибе, сәяси фәннәр докторы Андрей Большаков хәбәр итте.

КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, Эксперт советының җаваплы сәркатибе, сәяси фәннәр докторы Андрей Большаков аңлатканча, экзит-пол - ул сайлау көнендә сайлау участокларыннан кандидатлар өчен тавыш биреп чыккан гади кешеләрнең фикерен белешү. Татарстанда әлеге социологик тикшеренү сайлаулар уңаеннан үткәрелгән - белгечләр сайлау участогында барлыгы 79 мең кешенең фикерен белешкән.

Казан федераль университеты каршындагы Иҗтимагый-сәяси һәм этно-конфессиональ мәсьәләләр буенча Эксперт советы "Иҗтимагый фикер - Татарстан" фонды ярдәмендә республикада халыкның сәяси һәм милли мәсьәләләргә карата фикерен өйрәнү белән соңгы ике-өч елда даими шөгыльләнә.

АндÑâ‚ей Большаков и АндÑâ‚ей Тузиков о данных пеÑâ‚вых экзитполов

Экзит-пол ысулы буенча сайлау көнендә уздырылган социологик тикшеренүләрнең нәтиҗәләре белән Андрей Большаков Татарстанда сәгать кичке 8 тулып, сайлау участоклары ябылгач, Казанда ТР Үзәк сайлау комиссиясенең Мәгълүмат үзәгендә таныштырды.

Әлеге социологик тикшеренү күрсәткәнчә, 80,9 процент - Владимир Путинга,10,1 процент - Павел Грудининга, 4,5 процент - Владимир Жириновскийга,1,6 процент - Ксения Собчакка тавыш бирүен әйткән. Сораштыруда катнашучыларның 2,3 проценты үз фикерен әйтүдән баш тарткан.

"Экзит-пол нәтиҗәләре - Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе бюллетеньнәр буенча санап чыгарган сайлаулар нәтиҗәләре түгел. Бу - халыкның фикерен белү. Төп нәтиҗә ясаганда бу саннар, процентлар исәпкә алынмый", - дип аңлатты Казан илкүләм тикшеренү технология университетының Дәүләт идарәсе һәм социология кафедрасы мөдире, РФ Сәяси фәннәр академиясе әгъза-мөхбире Андрей Тузиков.

"Одноклассники"да сезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X